+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Җыр, акыл һәм дуслык — бүлешкәннән арта гына”

Кушнаренко районының Бакай авылында үткән Бөтендөнья поэзия көненә багышланган “Өзелмәс җыр...” дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең мактаулы кунагы – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова булды.

“Җыр, акыл һәм дуслык — бүлешкәннән арта гына”“Җыр, акыл һәм дуслык — бүлешкәннән арта гына”
“Җыр, акыл һәм дуслык — бүлешкәннән арта гына”

Чарага район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов, район хакимияте вәкилләре, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, башка кунаклар, авыл халкы килгән иде. Аны район китапханәсе оештырды.

Кичәдә Бакай мәктәбе укучылары һәм башка катнашучылар Мостай Кәримнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Мәдәният йорты фойсында районның кул осталары эшләреннән, шулай ук китаплар күргәзмәләре оештырылган иде.

Әлфия Кәримова Мостай Кәримнең тормышындагы халыкка билгеле булмаган хәлләрне, йөрәккә якын истәлекләрне сөйләп үтте.
Мостай Кәримнең тормыш иптәше, Әлфия Мостай кызының әнисе Рауза Суфиян кызы – тумышы белән Бакай авылыннан.

“Рауза Кәримова шагыйрьнең илһамчысы булды”, дип искә алды чыгыш ясаучылар.


“Әлфия апа залда утыручыларга бик матур телдә эндәште. "...Әнкәйнең туган ягына бик кайтасым һәм күрешәсем килә иде", "...Менә күздән яшьләр чыкты", "Ныклы булыгыз!” – дия иде әткәй, тормышта төрле чак була, әлеге авыр вакытта бигрәк тә нык булырга кирәк", – дигән сүзләрендә, чыннан да, тирән мәгьнә ята. Затлы кунаклар белән күрешү, данлыклы шәхесләрне хәтерләү, әлбәттә, гомер буе искә алып сөйләрлек матур бер көн булып калыр!” – дип тәэссоратлары белән бүлеште шушы чарада катнашучы Югары Сәет авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резида Сабитова.


Бирегез сез миңа шарлавыктай
Мәңгелек җыр.
Тирән күлдәй тыныч акылыгыз
Сердәш булыр.
Куш түбәле таудай дуслыгыгыз —
Таянычым.
Сезнең кебекләргә таянганнар
Таямы соң?
Ут үрчемле — янса.
Елга тере — акса гына.
Җыр, акыл һәм дуслык —
бүлешкәннән арта гына.

Мостай КӘРИМ.

 

Фото Резида Сабитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас