Автор аны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Сафа Таҗетдинга багышлаган.
"Шунысы аеруча куанычлы: яшәлгән еллар үтелгән гомер сукмагы озынлыгына карамый, Дилә апабыз һаман илһамланып, иҗатта кайнап яши, яңадан-яңа хикәяләр, шигырьләр яза, өр-яңа аһәңле җырлары туа. Әлеге басмага тупланган әсәрләрнең күбесе - соңгы елларда язылганнар. Саулыкта, иминлектә озын-озак шулай укучыларны иҗат җимешләре белән сөендерергә насыйп булсын аңа!
Барчабызга барлык җиһанның хуҗасы - бер Аллаһның рәхмәтендә вә шәфәгатендә булырга язсын!" - дип яза кереш сүздә китапның мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева.
Шигырьләр, мөнәҗәтләр, поэмалар кергән әлеге җыентык һәр мөселман кешесенең, әдәбият сөючеләрнең өстәл китабы булырлык. Аны озакламый узачак китапның исем туенда сатып алырга мөмкин булачак.
Фото: Зөһрә Исламова.