Музейның тышкы ягы ук игътибарны җәлеп итә, ул җилкәнле судно төре – каравелла формасында эшләнгән. Шунда ук штурвал артында басып торучы курчак-пират янында фотога төшү өчен урын да әзерләнгән. Ә инде эчке ягына аяк басу белән үзеңне сихри су асты дөньясына килеп эләккәндәй хис итәсең.
Музейга килүчеләрне экскурсовод якты йөз белән ихлас елмаеп каршы алуга, аның тарихы белән таныштыра һәм сорауларга җавап бирә. Ә килүчеләрне музейдагы экспонатлар кызыксындыруы аларның янып торган күзләреннән һәм бер-бер артлы сораулар яудыруыннан күренеп тора. Кемдер диңгез әкәм-төкәмнәренең кабырчыклары куелган витриналарны кат-кат килеп карый, кемдер төрле балык, ташбака, кысла, диңгез йолдызлары, керпеләрен күреп хәйран кала, кемнедер Палео-Урал океаны чорыннан калган һәм ташка әйләнгән калдыклар, өрфиядәй үтәкүренмәле матур корал кызыксындыра, күпләр бу үзенчәлекле музейда фотога да төшә.
Музей хуҗасының кешеләр белән җиңел аралашуы, витринага шыплап тутырылган һәр экспонат хакында энәсеннән җебенә кадәр мәгълүматлы булуы сокландырды. Өстәвенә, пөхтә һәм зәвыклы итеп киенгән, инде чәченә чал төшкән ир-узаман, бераз моңсу карашлы күренсә дә, җор һәм шаян телле дә. Журналист сиземләвем бу юлы да икеләнергә урын калдырмады – минем каршыда кызыклы шәхес басып тора! Җаен табып, якыннан танышып сөйләшү форсатын эзләдем һәм гәзит укучыларыбызны да яраткан шөгылен тормыш мәгънәсенә әйләндергән Рауль Саматов белән таныштырырга булдым.
Рауль Саматов 1956 елда Салават районының Ахун авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Тату гаиләдә үскән биш баланың өчесе әти-әнисе үрнәгендә укытучы һөнәрен сайлый. Рауль мәктәптән соң армия сафларына алына һәм Ватан алдындагы бурычын Кубада үтәп кайткач, Күмертау педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, тарих укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Бераздан читтән торып Ульяновский юридик институтына укырга керә һәм аны да уңышлы тәмамлый. Тырыш, белемле укытучыны хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Аны Салават комсомол райкомына эшкә алалар. Аннан соң партиянең район комитетында эшли, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе, “Восток” колхозының партком секретаре, Салават районының Ишембай авыл хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкара. Язмыш аны туган ягы – Ахун авылына алып кайта һәм Рауль Ким улы унбер ел дәвамында мәктәп директоры булып эшли. Ул “Башкортстанның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемгә дә ия.
1995 елда үзе эшләгән мәктәпнең бер бүлмәсе диңгез музее итеп оештырыла һәм аның даны тирә-якка тарала. “Янгантау” шифаханәсе җитәкчелеге дә әлеге музей белән кызыксына һәм Рауль Ким улының шәхси музее шифаханәдә эшли башлый. Ял итүчеләр диңгез музеена куелган экспонатлар белән таныша, күпләре үзләренең коллекциясендәге әйберләрне дә бүләк итә. Бу искиткеч кызыклы, бай экспонатлар Усть-Катав, Миәс, Катав-Ивановск шәһәрләренең тарих һәм туган якны өйрәнү музейларында да күрсәтелә.
Бу эшкә җаны белән береккән Рауль Саматов 2006 елда музей эше буенча шәхси эшкуар булып теркәлеп, Салават Юлаев музеенда бер бүлмәне арендага ала һәм шунда музей эшчәнлеге җәелдерә. Ә инде 2013 елда аңа “Янгантау” шифаханәсенә кире кайту бәхете тия һәм бүгенгә кадәр ул анда уңышлы эшли.
“Рауль Кимович, яраткан шөгылегез нәрсәдән башланды?” – дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: “Коллекциямне 1975 елда Кубада хәрби хезмәт вакытында җыя башладым. Мин Азатлык утравыннан бер чемодан кабырчыклар алып кайттым. Аларны үзем суга чумып җыйдым, эшкәрттем. Соңрак коллекция туплау җитди мавыгуга әверелде. Мин инде бу шөгылемнән туктый алмадым һәм үземә яңа экспонатлар сатып ала башладым. Дусларым да сирәк төрләрне табарга булышты. Аннары, коллекционерларга хас булганча, әйберләр белән алмашабыз да. Диңгез, елга кабырчыкларын коллекцияләү конхиофилия дип атала. Бу шөгылемә әтиемнең дә коллекционер булуы тәэсир иткәндер, дип уйлыйм. Әтием гомере буена китаплар җыйды. Аның коллекциясендә зур совет энциклопедиясенең йөз томы, “Жизнь замечательных людей”ның алтмыш томы һәм башка бик күп сирәк китаплар бар иде.
49 ел җыйган коллекциямдә 1500 төрле кабырчык, 500дән артык балык, өч крокодил (алар 50 сантиметр, 1 һәм 1,5 метр озынлыкта), зур ташбакалар, кыслалар һәм башка диңгез хайваннарының сыннары бар. Моннан тыш, диңгез хайваннарының аерым тән өлешләре дә бар. Алар арасында пычкы-балыкның – метр ярым озынлыктагы, кылыч-балыкның 70 сантиметр озынлыктагы борыннары, 2,1 һәм 2,6 метр озынлыктагы китның мыек пластиналары, авырлыгы ике килограмм булган 61 сантиметрлы моржның казык теше, Салават районындагы Әй елгасында тотылган 35 килограммлы җәен балыгының башы һәм башкалар бар. Корал, диңгез йолдызлары, керпеләре белән янәшә Палео-Урал океаны чорыннан калган һәм ташка әйләнгән калдыкларны да аерым витринага куйдым. Монда аларның Салават һәм күрше районнарда табылганнары тәкъдим ителгән. Моның сере гади: берничә миллион ел элек монда җылы Тетис диңгезе булган, аны Пермь диңгезе яки Палеоурал океаны дип тә атыйлар. Казып алынган калдыклар арасында ярты миллиард елга якын элек яшәгән трилобит диңгез кысласы аерым урын алып тора”.
Витриналарның берсендә башкорт хатын-кызларының кашмавына күзем төшеп, аның тарихы белән дә кызыксындым.
– Бу кашмауга – 300 ел чамасы. Күрүегезчә, ул диңгез каури-кабырчыклары белән бизәлгән, чөнки алар элек бик кыйммәт булган. Бу кашмауга өч рәт итеп көмеш акчалар да тезелгән булган, тик аның хуҗасы ул акчаларны Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка ярдәм итү өчен кулланган, – ди Рауль Ким улы.
“Коллекциягездәге иң кыйммәтле әйбер нәрсә?” – дип сорыйм.
– Коллекциямдә иң кыйммәт хакка сатып алган әйбер – пычкы-балыкның борыны. Мин аны Одесса шәһәрендә капитаннан сатып алдым. Алты метрлы 1 тонна авырлыгындагы балыкны ул Атлантик океанда тоткан булган.
Диңгез музеендагы фикерләр кенәгәсен кулыма алгач та, монда да тарихны һәм шифаханәдә ял итүчеләрнең география киңлекләрен чамалап булганын күрдем. Баксаң, бу инде өченче китап икән һәм аларда 37 телдә язу калдырылган. Алар арасында урыс, татар, башкорт, инглиз, һинд, немец, гарәп, әрмән, чуваш, удмурт, таҗик, калмык, молдаван, итальян, швед һәм башка телләрдә ихлас теләкләр һәм рәхмәт сүзләре, шулай ук Рауль Саматовка һәм аның музеена багышланган берничә телдә язылган шигырьләр дә бар иде.
Рауль Ким улының яраткан шөгыленең яшәү мәгънәсенә әйләнүен, әлбәттә, гаиләсенең, якыннарының да аны һәрьяклап хуплавыннан, ярдәменнән тыш күз алдына да китерү мөмкин түгел. Хатыны Айсылу Иштимер кызы белән алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Айсылу Саматова мәктәптә башкорт теле укыта.
– Әлеге музейны булдыруга, аны яшәтүгә күп көч салдым. Әйтергә кирәк, зур суммага сатып алырга теләүчеләр булса да, сатмадым. Бу эшемне “Янгантау” шифаханәсендә эшләгән кызыма тапшырырмын дигән теләктә яши идем. Ни кызганыч, ул берничә ел элек юл фаҗигасендә һәлак булды. Коллекциямне ышанычлы кулларга тапшырасым килсә дә, бу сорау әлегә ачык кала, – диде Рауль Ким улы. Шул вакытта мин аның күз карашының ни өчен моңсу икәнлеген аңладым. Мондый караш бары тик иң ачы кайгы кичергәннәрдә – баласын югалтканнарда гына була...
Рауль Саматов, тарих укытучысы буларак, шифаханә оештырган экскурсияләрдә экскурсовод вазыйфасын да башкара. Бу эшендә дә ул төпле, эчтәлекле мәгълүматлар бирә, кешеләрне кызыксындырырлык итеп сөйли дә белә.
Ә инде мәкаләмне музейга килүчеләрнең берсе Рауль Ким улына багышлап язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Фанат, юрист, педагог!
Музейщик Вы, учитель...
Вы – морской музейный Бог,
Герой-благотворитель!
Краевед и патриот,
Экскурсовод-любитель.
Вы – башкирский патриот,
Советский Вы учитель!
Цвет Башкирии! Звезда!
Ученый увлеченный.
Как Юлаев навсегда
Герой непокоренный!
Будьте крепким и крутым,
Рауль абый Саматов!
Оставайтесь молодым,
Ахунский Шаймуратов.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Уфа – Янгантау – Уфа.