+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Мәхәббәт элмәге” нә кемнәр эләгер?

“Нур” театрында Илгиз Зәйниевның әсәре буенча әзерләнгән “Мәхәббәт элмәге” премьерасы күрсәтелде.

“Мәхәббәт элмәге” нә кемнәр эләгер?
“Мәхәббәт элмәге” нә кемнәр эләгер?



Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Рәссамы – Полина Емельянова, композиторы – Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Әйткәндәй, театр репертуарында танылган татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” спектакле зур уңыш белән бара. Әлегесе исә “Нур” театры өчен тупланган беренче студия чыгарылышы артистларының юбилейларына багышлап куела һәм алар өчен бенефис спектакле булып тора. Бүгенге көндә “Нур”да махсус курсны тәмамлаган унбиш кешенең алтысы эшли. Комедиядә “беренче карлыгачлар” исемен йөртүчеләр – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артистлары Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Лияна Хәертдинова, Айсылу Гомәрова һәм башка күренекле артистлар катнаша.
“Мәхәббәт элмәге” – бүгенге көнебезне чагылдырган сәхнә әсәре. Әйтергә кирәк, бу театр сөючеләр өчен икеләтә шатлыклы вакыйга булгандыр, дип уйларга урын бар, чөнки соңгы елларда театрларның заманча яхшы әсәрләргә кытлык кичерүен беләбез.
Әсәрнең төп герое – язучы Альберт Мурзин. Ул бүгенге тормышта инде кулланылмаган Совет чоры тәрбиясе алган, заманнан артта калган, иҗат кешесенә хас булганча үзенең дөньясында гына яшәүче кеше. Боларга өстәп, ул биш тапкыр өйләнеп, дүрт хатынын аерган. Нәкъ бишенче хатыны аны иҗаты, язучы булганы өчен түгел, ә чын ир-егет булганы өчен ярата. Тик, очраклы вакыйга аларның тыныч тормышының астын-өскә әйләндерә һәм Альбертның дүрт хатыны да кире аның янына кайта. Моңа сәбәпче булып замана белән бергә атлаучы Эмиль тора. Нәкъ шушы яшь егет язучы Альберт Мурзиннан җырчы ясый һәм чын мәхәббәте белән яңадан кавыштырырга ярдәм итә.
Әсәрдәге замана сулышы белән тулы күренешләр, драматургның җор теллелеге, режиссерның оста эше әлеге комедияне җиңел кабул итәргә ярдәм итә, рәхәтләнеп көлдерә һәм шул ук вакытта уйланырга да урын калдыра.
Бенефис спектаклендә катнашучы һәр артистның уенына һич сүз тидерерлек түгел – һәркайсы үз ролен югары дәрәҗәдә башкарды. Ә инде “беренче карлыгачлар” арасындагы яшь актер Айдар Хөснетдинов үз ролен оста башкарып, тамашачыларның аерым сөюен яулады.
Спектакльдән соң гади тамашачы һәм журналист буларак уйланырга, нәтиҗәләр ясарга, фикер тупларга күнеккәнмен. Кызганыч, соңгы елларда күңелемне, рухи булмышымны тулысынча канәгатьләндергән әсәрләр карау бәхете тими иде дисәм, алдашу булмас: гел генә ни дә булса җитми кала иде. Мин инде моны үземнең артык таләпчәнлегемә дә бәйләп караганым булды. Ә бу юлы, гәрчә комедия жанрын бик үк яратмасам да, 100 процентка диярлек канәгать калуым белән үзем дә гаҗәпләндем...
Искиткеч сәләтле “Нур” театры коллективының киләчәктә дә тамашачы һәм театр тәнкыйтьчеләренең күңелен яуларлык әсәрләрне сәхнәгә чыгарачагына иманым камил.

Фото: “Нур” театры сайты.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: