+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Диюкәй" сәхнәгә чыкты

Кичә Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Уфа тамашачысына «Диюкәй» спектаклен тәкъдим итте.

"Диюкәй" сәхнәгә чыкты
"Диюкәй" сәхнәгә чыкты


Аны күрсәтү театр декадасы кысаларында узды. Анда тәкъдим ителгән барлык спектакльләр «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектының «Балалар театрлары» программалары ярдәмендә башкарылган.
Кешенең үзен һәм дөньяда үз урынын аңлау турында хикәяләүче пьеса авторы - яшь Канада драматургы Сюзанн Лебо. Урыс теленә - Елизавета Кимова, башкорт теленә Динара Каюмова тәрҗемә иткән.
Спектакльне караганнан соң аның артистлар һәм театр вәкилләре белән фикер алышуы булган. Спектакльне профессиональ рәвештә философия фәннәре докторы, сәнгать белеме кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галина Вербицкая, театр белгечләре һәм театр тәнкыйтьчеләре Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Динә Дәүләтшина һәм Ирина Шәмсетдинова карадылар.
Спектакльдә Башкортстанның халык артистлары Рушана Бабич һәм Гөлшат Гайсина, шулай ук актерлар Вадим Хлыстов, Салават Юлдашбаев һәм Венера Нафыйкова катнашалар.

Спектакль өстендә режиссер - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айрат Абушахманов, рәссам - Чулпан Азаматова, хореограф - Рената Крицкая, композитор - Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Шәүрә Сәгыйтова, яктылык буенча рәссам Таһир Акманов эшләгәннәр.

Фото: пресс-служба НМТ им. М. Карима.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: