Ул аны барлык гүзәл затларга да тәкъдим итә, барыбызның да матур булуын тели.
Моның өчен киптерелгән мандарин кабыклары белән минераль су гына кирәк.
1 стаканга 1 мандарин кабыгын һәм 1 стакан минераль су салырга кирәк. Стаканның өстен каплап 1 тәүлек тотарга.
«Биткә менә дигән тоник була. Битне йомшарта, рәхәт булып китә, биткә ямь керә. Машинада барганда сиптереп алсаң, йокы да ачыла. Сәламәт булыйк! Матур булыйк!» – ди җырчы.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.