Уфаның 450 еллыгы кысаларында барлыкка килгән объектларның берсе - Башкорт дәүләт курчак театры янындагы аллея. Монда инде ачык һавада чын музей формалашкан, анда ЮНЕСКО реестрында булган Русиянең унике иң эре объектының миниатюраларын урнаштыру каралган.
Бу "Карлыгач оясы" (Кырым),"Ватан-Ана чакыра! (Волгоград), "Ләлә-Тюльпан" (Уфа), "Белосарай маягы" (ДХР), "Василий Блаженный соборы" (Мәскәү), "Кижи" (Карелия), "Коломенскида Вознесение гыйбадәтханәсе" (Мәскәү), "Изге Петропавловск кафедраль соборы" (ЛХР), "Русиянең меңьеллыгы" (Бөек Новгород), "Исаакий соборы" (Санкт-Петербург), "Салават Юлаев һәйкәле" (Уфа), "Шүлгәнташ музее" (Башкортстан).
Һәр объект яктырткычлы монолит поликарбонаттан ясалган саркофаг астында тора. Бу исемлектән апрельнең икенче яртысында Салават Юлаев һәйкәленең миниатюрасын урнаштыру калды.
Моннан тыш, аллеяда Башкортстанның дүрт табигать һәйкәле күчермәләре урнаштырылачак: Инҗәр тешчәләре, Торатау, Шүлгәнпаш мәгарәсе һәм Торахан мавзолее.
Элегрәк биредә кирпечтән салынган замоклар һәм манаралар тергезелгән, чөнки элеккеләре авария хәлендә булган. Яшь кунаклар өчен баланс комплексы, таганнар, музыка кораллары монтажлана, ана һәм бала бүлмәсе урнаштырыла.
Уңай һава шартлары башлангач, аллея территориясен яшелләндерү көтелә.
Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: gorodufa.ru