+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әминә Шәфыйкова - халык артисты!

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сольный концерт белән чыгыш ясады.

Әминә Шәфыйкова - халык артисты!Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!


Аның юбилей иҗат кичәсе бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Әминә Шафыйкова тормышындагы матур датага багышланган иҗат кичәсе аның киңкырлы сәләтле икәнлеген кабат күрсәтте: зур музыкант, искиткеч артист, оста министр, үрнәк алырлык әни.
Ике сәгать дәвамында бөтен зал артистның виртуоз башкаруында дөнья классик һәм милли музыкасының шедеврларын тыңлады.
Күптән түгел Академия исемен алган Башкортстан дәүләт оркестры белән Әминә Шәфыйкованы аерым иҗади мөнәсәбәтләр бәйли. 2015 елда ук Әминә Шәфыйкова оркестр белән бергә «Башкортостан» дәүләт концерт залында Германиягә үзе сайлап алырга барган яңа "Стейнвей" роялен тәкъдим итә.
Бу кичне Әминә Шафыйкова баш дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге республика академия оркестры белән бергә фортепиано һәм оркестр өчен Ференц Листның беренче концертын уйнады.
Программада күп музыкаль шедеврлар яңгырады. Пианистка "Испан рапсодиясе"н, Листның "Венгр рапсодиясе"н, Заһир Исмәгыйлев поэмасын уйнады.
Әминә Шәфыйкова үзен тәҗрибәле концертмейстер буларак та күрсәтте, республиканың сәнгать осталары — Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин һәм Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков белән чыгыш ясады.
Концертны артистның 12 яшьлек кызы Камилә Бакирова алып барды. Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле әнисе белән кызының бергә уйнавы булды. Алар башкаруында башкорт темаларына фантазиядән «Ике хатын-кыз образы» уйналды.
Концерт кысаларында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев Әминә Шәфыйковага "Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем" бирелү турында таныклык тапшырды.
Бу хакта тулырак "Кызыл таң"гәзитенең алдагы саннарының берсендә укыгыз.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас