Бүген Башкортстанның халык артисты, күренекле җырчы, виртуоз музыкант, "Кызыл таң"ның тугры дусты Радик Динәхмәтовның туган көне! Сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган чакта ук безнең гәзит белән дуслашкан иде ул һәм әлегә кадәр аның белән бергә атлый. Бик күпләрнең күңеленә моңлы җырлары белән үтеп керә алды Радик. Ә бүген исә ул илебезне дошманнардан саклый.
Аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да илһам чишмәң саекмасын, Радик! Сәламәт, исән-имин булып туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын сиңа!
Фото җырчы архивыннан.