+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2024, 10:15

Белоруссия һәм Русия - хезмәттәшлек һәм дуслык дулкынында

Кичә «Башкортостан» дәүләт концерт залында Белоруссия һәм Русия халыкларының бердәмлеге көненә багышланган чара узды.

Белоруссия һәм Русия - хезмәттәшлек һәм дуслык дулкынындаБелоруссия һәм Русия - хезмәттәшлек һәм дуслык дулкынында
Белоруссия һәм Русия - хезмәттәшлек һәм дуслык дулкынында


Чара Хатыньдагы фаҗигале вакыйгалар белән туры килгән Мәскәү янындагы терактта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Русия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне - тарихи язмышларның уртаклыгын, күпгасырлык ныклы дуслыкны һәм белоруслар һәм русиялеләрнең рухи туганлыгын символлаштыручы бәйрәм.

Тантаналы бүлектә катнашучыларны Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Беларусь Республикасының Уфа шәһәрендәге Илчелеге бүлеге җитәкчесе Артур Карпович һәм Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры урынбасары Алия Ильясова сәламләделәр.

Наталья Лапшина икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде.
"Болар - турыдан-туры даими рейслар, туризм программалары, мәдәни өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек: гастрольләр, музей программалары, мәдәни акцияләр. Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты «Белорусы Башкортостана» белән берлектә мәдәни хезмәттәшлек буенча зур эш алып бара», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Артур Карпович ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң нәтиҗәле һәм актив булуын ассызыклады. Шулай ук, ул рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгына һәм Халыклар дуслыгы йортына Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Беларусь һәм Башкортстан мөнәсәбәтләре территориаль чикләр белән генә чикләнми, халыкларны үзара хөрмәт рухында берләштерә. Мондый мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше – төбәкара хезмәттәшлек, ике республиканың муниципаль районнары арасында туганлык турында биш килешү төзелде», - диде Алия Ильясова.

«Белорусы Башкортостана» төбәк оешмасы җитәкчесе Р. Зюзькога халыкара һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мәдәният, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәйсә Рәис кызы үткән елда белорус үзәкләренең эшчәнлегенә байкау ясады.

Чарада катнашучылар алдында ГДК коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Алмаз Әюпов, "Кредо" үрнәкле эстрада балеты, шулай ук "Сябры" белорус җыры халык ансамбле, Виктория Пивоварцева, "Бэби-шлягер" үрнәкле вокаль-эстрада студиясе, "Идел" халык биюләре ансамбленең чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас