Концерт көнендә театр музеенда тематик фотокүргәзмә ачылды, аның буенча Әмир Габделман улының иҗади эшчәнлегенең барлык төп этапларын, шулай ук гаилә архивындагы фотоларны да күрергә мөмкин иде. Күргәзмә тагын бер атна эшләячәк.
Танылган опера җырчылары Әскар һәм Илдар Абдразаковлар әтиләре Әмир Абдразаковны искә алу кичәсе алдыннан журналистлар белән аралашты.
- Әлеге гаилә архивындагы фотолар әтинең фотоальбрмында саклана. Алар аша аның гомер һәм иҗат юлларын күреп була, - диде Әскар Абдразаков.
- Әти безнең чын, намуслы, җаваплы һәм яхшы кешеләр булып үсүебезне теләде. Балачакта без еш кына бергә ял иттек, чаңгыда йөрдек, чана шудык, футбол һәм хоккей уйнадык. Әти безне велосипедта йөрергә дә өйрәтте, - дип искә алды Илдар Абдразаков.
Юбилей концерты «Әмир Абдразаковның сынмаган рухы» дип аталды. Кинорежиссерның "Сынмас рух" дип аталган эше Салават Юлаев җитәкчелегендәге башкортларның патша самодержавиесенең рәхимсез режимына каршы көрәшүе турында уйлануы. 2006 елда бу фильмны төшергән өчен Әмир Абдразаков Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
- Әтинең фильмы «Сынмас рух» дип атала, һәм без башкортның сынмаган рухы тарихын дәвам итәргә телибез. Махсус хәрби операция узган көннәрдә бу бик актуаль яңгырый. Бүген бездә яшерен истәлекләр, мәңгелек кыйммәтләр - әти, әни, гаилә турында уйланулар көне. Концерт программасы Әмир Абдразаковның иҗат юлы белән бәйле, - дип билгеләп үтте Әскар Абдразаков.
Бу көнне сәхнәдә аеруча атмосфера булдырылган иде - монда улларының әтиләренә булган олы мәхәббәте, хөрмәте чагылды. Зур экранда Әмир Абдразаков фильмнарыннан кадрлар күрсәтелде. Әмир Габделман улының истәлекләрен аның улы Әскар Әмир улы укыды. Башкорт мәдәниятен армый-талмый пропагандалаган Әмир Абдразаковның уллары - опера сәхнәсе йолдызлары Илдар һәм Әскар Абдразаковлар да бу кичне башкорт халык җырларын җырладылар. Бу көнне Илдар һәм Әскар Абдразаковлар «Уралым» җырын башкардылар. Илдар Абдразаков - «Азамат»ны, Әскар Абдразаков «Бейеш»не башкарды (курайчылар Роберт Юлдашев һәм Азат Бикчурин). Дөньякүләм танылу һәм зур классик репертуарны үзләштерү белән беррәттән, абый һәм эне, әтиләре васыять иткәнчә, тамырларын беркайчан да онытмый.
Истәлек кичәсендә шулай ук Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солистлары Идрис Газиев, Диләрә Идрисова һәм Әлим Каюмов, балет артистлары Гөлсинә Мәүлекасова һәм Олег Шәйбәков, Регина Кәбирова, балалар хор студиясе, хор, балет, башкорт опера һәм балет театрының симфоник оркестры чыгыш ясады.
Концерт Рим Хәсәновның "Мәңгелек мәхәббәт" дигән атаклы җыры белән тәмамланды. Ә инде соңгы номерда Әскар белән Илдар Абдразаковларның балаларының сәхнәгә чыгуы дулкындыргыч бер мизгел булды.
Көчле алкышларга күмелгән бертуганнарны тамашачыларның сәхнәдән озак җибәрәсе килмәде һәм алар бергәләп Россининың "Севильский цирюльник" әсәреннән Дон Базилио ариясен башкарды. Нәкъ Гаилә елында шушындый концерт оештырылуы да зур мәгънәгә ия булды.
Фото: Зөһрә Исламова