+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 апрель 2024, 09:50

Каршы алыгыз! Чуваш дусларыбыз Уфага һәм Стәрлетамакка килә

Бүген «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында Чуваш Дәүләт Хезмәт Кызыл Байрак орденлы академия драма театрының гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Каршы алыгыз! Чуваш дусларыбыз Уфага һәм Стәрлетамакка киләКаршы алыгыз! Чуваш дусларыбыз Уфага һәм Стәрлетамакка килә
Каршы алыгыз! Чуваш дусларыбыз Уфага һәм Стәрлетамакка килә


Гастрольләр 2024 елның 17-19 апрелендә Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак. К. Иванов исемендәге Чуваш театры килүе Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы ярдәмендә мөмкин булачак.
Матбугат конференциясендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин, К. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры директоры Елена Николаева, Чувашстанның халык артисты Геннадий Медведев катнашты.

Гастроль туры 17 апрельдә Иоаким Максимов-Кошкинский пьесасы буенча «Вĕрисюнлă çемçе чун» ("Константин Иванов") спектакле белән ачыла. Спектакльнең сюжеты нигезендә Башкортстанда туган, чуваш әдәбияты классигы, легендар «Нарспи» поэмасы авторы Константин Васильевич Иванов тормышының төп вакыйгалары ята. Спектакльнең режиссеры һәм рәссамы - СССРның халык артисты Валерий Яковлев.

Икенче гастроль көнендә "Туя туй пек тăвар-и? " ("Әллә туй ясыйбызмы?") комедиясе күрсәтеләчәк. Әлеге комедия Арсений Тарасов пьесасы буенча СССРның халык артисты Валерий Яковлев режиссурасында һәм сәхнә бизәлешендә куелган.

Чуваш драма театрының "Зур гастрольләре" программасы кысаларындагы Уфадагы гастрольләре "Шуйттан чури" ("Иблис колы") спектакле белән тәмамлана. Ул якташыбыз, Чуваш АССРының халык шагыйре Яков Ухсайның мистик драмасы буенча куелган. Режиссер-куючы - Чуашстанның халык артисты Наталия Сергеева.

Уфадагы гастрольләрдән соң, театр 20 апрельдә Стәрлетамакка юлланачак.
- Башкортстан - күпмилләтле республика. Биредә чувашлар да бихисап яши. Чувашстан театры килүе безнең өчен дә шатлыклы вакыйга, чөнки аралашканда дуслык җепләре ныгый, иҗади яңалыклар, идеяләр туа. Без чуваш дусларыбызны шатланып үз сәхнәбездә көтеп калабыз, - диде Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин.

К. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры директоры Елена Николаева да Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы булуы һәм аның ярдәмендә шушындый гастрольләр тормышка ашырылуының әһәмияте зурлыгын ассызыклады. Елена Васильевна театрның тарихы, репертуар хакында да эчтәлекле сөйләде. Ә инде Чувашстанның халык артисты Геннадий Медведев гастрольләрдә күрсәтеләчәк спектакльләр белән таныштырды.
- Спектакльләребез кызыклы. Көчле иҗади төркем тарафыннан сәхнәләштерелгән эшләребез Башкортстан тамашачысының да күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз, - диде ул.

Спектакльләр чуваш телендә уйнала, урыс теленә синхрон тәрҗемә булачак. Әйткәндәй, өч спектакльнең берсенә, аерып әйткәндә "Туя туй пек тăвар-и? " ("Әллә туй ясыйбызмы?") га билетлар сатылып беткән. Калган икесенә дә санаулы гына билетлар калган.

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас