+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гүзәлне кем ярата?

Кемдер ярата инде. Әмма мәхәббәтен бик үзенчәлекле итеп аңлата.

Гүзәлне кем ярата?
Гүзәлне кем ярата?
Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтовага мәхәббәт белдергәннәр. Аның машинасының тәрәзәсе белән көзгесенә кемдер татар һәм урыс телләрендә «мин сине яратам», «люблю, люблю, люблю», «любимая» дип язып чуарлап бетергән, йөрәк рәсемнәре ясаган. Мәхәббәт утында янган кеше үзенең кем булуын да белдерә: «Ф.Ф.Ф» дип язып калдырган ул.

«Туймадыгызмы әле язып? Менә бүген машинаны юдыртам, барысы да юыла инде», – дип сөйли җырчы. Димәк,  беренче тапкыр гына язуы түгел. Инде күләгәдән чыгарга да вакыт җиткәндер. 

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: