+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 апрель 2024, 05:00

“Халык белән бергәбез!”

Төрекмән авылы “Нур” мәдәният йорты коллективының шулай дип әйтергә тулы хакы бар.



“Ничекләр өлгерә икән барысына да безнең Раушания? Эштә дә, өйдә дә дөньясын менә дигән итеп алып бара. Каян килә икән мондый көч-куәт?” дип аптырый еш кына Октябрьский шәһәренә караучы Төрекмән бистәсе халкы. Сере нидә соң әлеге уңганлык, җитезлекнең?
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Фәезова Төрекмәндәге “Нур” клубына менә инде 25 ел дәвамында җитәкчелек итә. Татар милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчә вәкиле ул. Аның һәм дә хәләле Венер Вәзир улының тырышлыгында, фидакарьлегендә ирешелгән уңышлар, яуланган биеклекләр исемлеген барлый китсәк, бихисап булыр, үзе бер әсәр язарлык, чын мәгәр. Тәү чиратта илаһи сәләт чишмәсенең кай тарафлардан башлангыч алуына күз салыйк әле.

“Янәшәмдә — терәк-таянычым”

Илеш районының чал-бай тарихлы Дөмәй авылында ифрат тырыш-уңган гаиләдә дөньяга килә Раушания. Әтисе Мирзанур Шәйнур улы — сугыш ветераны, гомере буе колхозда баш инженер булып эшли, авыл хуҗалыгын аякка бастыруга шактый көч сала. Әнисе Зөләйха Исхак кызы исә дәваханәдә якташларын сәламәтләндерүгә шәфкать туташы сыйфатында лаеклы өлешен кертә. Абруйлы, тату гаиләдә хезмәттә чыныгып буй җиткерә Раушания. Кечкенәдән матур әдәбиятка, җыр-моңга тартыла. Юкка гына безнең әнкәйләр яратып көйләгән “Раушаниям, бәгырем” исемен бирмәгәннәрдер үзенә... Туган төбәкнең гүзәл-соклангыч табигате дә нечкә сиземләү, хислелек тәрбияләгәндер, әлбәттә. Өстәвенә, күршедә генә яшәгән авыл клубы директоры Мофаваза Закирова үрнәге дә зур йогынты ясый кызга. Авылдашларын армый-талмый тылсымлы сәнгать дөньясына әйдәгән мөдир апасына әле булса рәхмәтле ул.
Шөкер, яшьлек хыялы тормышка аша Раушанияның. Уфа китапханә техникумын тәмамлый, 1984 елда Югары Яркәй китапханәсенә эшкә җибәрелә. Баксаң, биредә үз тиңен, гомерлек ярын очратырга да насыйп булган икән аңа! Район мәдәният сараенда халык театры режиссеры булып эшләүче Венер Фәезов булып чыга ул. Кече яшьтән гармунда уйнаган, өздереп биегән, җырлаган егет нәкъ Раушания бәхетенә туган диярсең! Үзара уртак тел таба яшьләр, бергәләп бию ансамблендә шөгыльләнәләр. Сөю гөлләре дә шул чорда бөреләнә кыз-егетнең. 1985 елның ямьле июнь аенда чәчләрен чәчкә бәй­лиләр. Ә инде сентябрьдә Венерның туган төбәге Төрекмәнгә кайтып төпләнәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – кызлары Гөлнара, уллары Марат дөньяга аваз сала.
Бик актив, ачык-мөлаем ханым тиз арада халык ихтирамын яулый. 1999 елда Раушания Мирзанур кызына “Нур” клубын җитәкләү тәкъ­диме ясыйлар. Әле дә хәте­рендә, вазыйфага тәгаен­ләнүенең унынчы көнендә үк беренче мәдәни чараны уздырырга, сынау-имтихан тотарга туры килә аңа. “Кайнар нокталар”да хәрби бурычын үтәп кайткан егетләр өчен бәйрәм кичәсе оештыра. Матур, истә калырдай вакыйга була ул кичә. Билгеле, тәүге көннәрдән үк Венер әфәнде һәрдаим сөек­лесенә ярдәмгә ашыга, чын мәгънәсендә терәк-таянычына әверелә. Ә инде 2004 елдан Эчке эшләр министрлыгы ветераны үзен тулысынча клуб эшчәнлегенә багышлый.
Ирле-хатынлы Фәезовлар “Дуслык” ансамблен оештыра. Шәһәр күләмендә бүген дә бердәнбер гармунчылар ансамбле ул, елның-елында төрле дәрәҗәдәге бәйге­ләрдә катнашып, яңадан-яңа офыклар яулый. “Асылъяр” вокал ансамбленең даны да еракларга тарала. Авыл һәвәскәрләрен тирә-як төбәкләрдә яхшы беләләр, чыгышларын көтеп алалар. Ә инде Раушания Мирзанур кызының горурлыгы – “Чулпан” татар театр берләшмәсе “халык коллективы” исеменә лаек булган. Шунысы куанычлы, урта һәм өлкән буын һәвәскәрләргә алмашка сәләтле кызлар-малайлар, үсмерләр килә. “Задоринка” балалар театры (җитәк­чесе — Раушания Хассан) – моның анык дәлиле.

Милли йолаларга игътибар зур

— Төрекмән — саф татар авылы, – ди Раушания Мирзанур кызы. – Клуб урынында элек мәдрәсә булган, бәлки, шул сәбәпледер, эшләребез, шөкер, уң бара, күркәм уңышларга ирешәбез. Халык бердәм, бәйрәмнәр гөрләп уза. Милли проектларга, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. “Аулак өй”, “Кичке уеннар”, “Әбием сандыгы”, “Канат сыдыру” – һәм­мәсен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырырга омтылабыз. Олысы да, кечесе дә читтә калмый, чараларда бик теләп катнашалар.
“Карга боткасы”, Сабантуй, “Каз өмәләре”ннән тыш, “Гаилә елы”на багышланган бәйрәм аеруча хәтергә уелып калган. Бистәдә яшәүче төп төрекмәнлеләрнең нәсел агачлары барланган анда. Туган-тумача бергә җыелып, рәхәтләнеп аралашкан, буыннан-буынга күчеп килгән якты хатирәләр белән уртаклашкан...
Раушания һәм Венер Фәе­зовларның янә бер чагу башлангычы – “Уйна, гармун!” бәйрәме. Кайчандыр клуб сәхнәсендә иҗатчыларны очраштырган күркәм чара тора-бара бистә урамнарына чыга. 2019 елда, Төрекмәннең 335 еллыгында, гармунлы, җырлы-биюле тантана апа-абыйларны сагынычлы яшьлек елларын кабат искә төшерергә мәҗбүр итә, егет-кызларны да тәмам әсәрләндерә, тәэсирләндерә. 2020 елда инде “Уйна, гармун!” проекты — Русия Президенты, ә 2022дә республика Башлыгы Грантларына лаек була.
Мәгълүм булуынча, бүген бәйрәм “төбәкара фестиваль” статусына ия, чарада катнашучылар бистә урамнары буйлап уза, гармун моңы кичкә кадәр тынмый. “Бу дәрәҗәдә оста оештырылган бәйрәмне күргән юк иде әле”, – дип ачыктан-ачык соклануын белдерә ерак араларны якын итеп килүче талант ияләре. Киләчәктә фестиваль даирәсе, тагы да киңәер дигән өметтә калыйк!
— Бәйрәмнәрне зурлап үткәрә башлагач, әби-бабайларыбыз күңеленә хуш килердәй янә бер милли йоланы тергезеп җибәрдек, – дип уртаклаша “Нур” клубы җитәкчесе. – “Самавыр янында” дип атала ул. Барча халык ниятебезне дәррәү хуплады, урам саен мул табыннар әзерләнде, клуб хезмәткәрләре һәм активистлары ярдәмендә онытылмаслык бәйрәм ясалды. Өлкәннәр милли көйләргә хозурланды, кинәнде, балалар да читтә калмады, алар өчен уеннар, җитезлеккә-тизлеккә бәйгеләр оештырылды. Янә дә Уфадагы “Самавыр бәйрәме”ндә катнашу бәхетенә ирештек. Яңа кичерешләргә, фәһемле тәҗрибәгә баедык, димәк!
Милли чаралар белән бер­рәттән, дини бәйрәмнәр дә игътибар үзәгеннән калмый, билгеле. Шәһәр мәдрәсәсе, хәзрәт, шәкерт­ләр булышлыгында Мәүлид, Ураза гаетләре уздырыла. Уфаның “Ихлас” мәчетендә Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең 70 яше уңаеннан тантаналы чарада катнашканнар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, якташларыбыз эшенә зур бәһа биреп, Рәхмәт хаты тапшырган, тальян гармун бүләк иткән. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрү яңадан-яңа казанышларга этәргеч бирә, дәрт-дәрман өсти!

Камиллекнең юктыр чикләре

Гомумән, Раушания Фәезова җитәкчелегендәге клуб эшчәнлеге гаять күпкырлы. Шунысы куанычлы: соңгы елларда һәвәскәрләр, төрле чараларда катнашып, югары әзерлек дәрәҗәсен исбатлый. Мисалга, “Асылъяр” Казандагы “Түгәрәк уен” илкүләм татар фольклоры фес­тивалендә “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинация­сендә җиңүче булган. “Дуслык” Яңавылда республика күләмендә үткәрелгән Фатыйх Ихсанов исе­мендәге “Моңга бай гармун бәй­рәме”ндә 1 һәм 2нче дәрәҗә дипломант исеме яулаган.
— Казанда “Идел йорты” театр конкурсында катнашып, беренче урынга чыктык бит әле, ә артистыбыз Әүфә Насыйбуллина “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче булды, – дип, шатлык тулы тәэссоратлары белән уртаклаша Раушания. – 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче съездында катнашу, чыгыш ясау, “Нур” клубы эше белән таныштыру форсатына ирештек. Кызыклы шәхесләр белән очрашырга, фикерләшергә насыйп булды. Кабатланмас, якты хатирәләр, кыскасы!
Әйе, һичшиксез, горурланырга җирлек бар, зур булмаган бистә клубының казанышлары байтак. Матди нигез ныгый, монысы да зур әһәмияткә ия – грант, сертификатлар хисабына уен кораллары, милли киемнәр алына. Ә иң мөһиме – “Нур” хуҗабикәсе һәрдаим вакыт белән бергә атларга омтыла. Бу җәһәттән ватан­пәрвәрлек темасының алдынгы урында булуын ассызыклап үтик. Хезмәттәшләре Әүфә Насыйбуллина, Фәнисә Таймасова, инде мәрхүмә Миңниса Латыйпова, кызы Гөлнара ярдәмендә Раушания ханым Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары хакында ике китап бастырып чыгару максатын гамәлгә ашырган. Якташ шагыйрь-герой Мөҗәһит Хәйретдинов истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән изге гамәл үтәлгән. Батырның утызга якын туган тиешлесе табылган, мәдәният учагында онытылмас очрашу оештырылган.
— Патриотик тема Раушанияга тумыштан, ата-бабалары рухы белән иңгәндер, – дип ассызыклый Төрекмән бистәсе Ветераннар берләшмәсе рәисе Фәнүсә Таймасова. – Өлкәннәргә аеруча ихтирамлы мөнәсәбәттә ул. Клуб эшенә керешүгә үк ветераннар белән очрашулар оештыра башлады. “Үлемсез полк” портретларын бергәләп әзерләдек. Ролик ясап, авыл халкына күрсәттек. Хәзер инде шактый олыгая төшкән авылдашларга да моңаерга ирек бирми Фәезовлар, әби-бабайларны туган көннәрендә өйләренә барып тәбриклиләр, җырлы-моңлы күчтәнәч белән дә кәефләрен күтәрәләр. Ихлас рәхмәтле аларга халык, яхшылык җирдә ятмый бит ул. Үзе артыннан ияртә, рухландыра белә Раушания. Клубка юлы бер төшкән кеше, гадәттә, тагын килмичә калмый. Битарафлык бөтенләй хас түгел аңа. Хыял-фантазиясенә таң калырлык. Әле генә искиткеч шәп чара үткәргән, инде икенче көнгә яңа кызыклы идеяләр белән янып та килгән! Шул һөнәр иясе булып тугандыр, кү­рәсең...
Йөрәк-намус кушуы буенча хөрмәтле милләттәшебез Төрекмән бистәсенең тарихи елъязмасына сакчыл караш тәрбияләргә омтыла. Буыннар бәйләнеше югалырга тиеш түгел! Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында хәстәрлек тә һәрчак көн үзәгендә. Ил сагында торучы ватандашларга махсус тәгаенләп, кирәк-ярак туплана, маскировка челтәрләре үрелә. Яуда­гыларның якыннары өчен мул чәй табыннары әзерләнә. “Барысы да Җиңү өчен!” – әлеге өндәү безнең көннәрдә яңа яңгыраш ала.
Клубта, шулай ук, шәһәр хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулар даими үткәрелә. Туган якны өйрәнү чаралары кысаларында гаилә гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. “Пар канатлар” бәйрәмендә, мәсәлән, илле һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер кичергән парлар тантаналы билгеләнә, бүләкләнә. “Буыннар бәйләнеше” девизы астында бистәдә яшәүчеләр үз тамырларын барлый, шәҗәрәсен төзи. Әйт­кәндәй, Раушания Мирзанур кызы туган авылы тарихын да тирәнтен өйрәнә, бай эчтәлекле белешмә туплап, үз шәҗәрәсен төзеп, шәһәр бәйгесендә җиңү яулаган.
Ә тормыш дигәнең һаман үз агышында, туктаусыз алга чаба. Фәезовларның гомер чылбырын инде газиз балалары, балдан татлы оныклары дәвам итә. Йорт хуҗа­лары буларак та үрнәкле мәкалә геройларым.
“Бигрәкләр дә акыллы, тәртипле хатын, – дип мактыйлар төрек­мәнлеләр “Нур” җитәкчесен. – Барысы да хөрмәтли, ярата, ихтирам итә үзен. Оста оештыручы, алып баручы, ягымлы, сүзе үтә. Спектакль, концертлар бик күңелле уза бездә. Кайларга гына йөрми, нинди генә уңышлар яуламый һәвәс­кәрләребез! Раушанияның тырышлыгы нәтиҗәсе бит болар!
Венер белән матур дөнья көтәләр, тормышлары җитеш. Туган җанлылар, менә дигән ул-кыз тәрбияләп үстерделәр. Авылдагы иң үрнәкле гаиләләрнең берсе! Килешмәгән бер генә җирләре дә юк”.
Югарыда яңгыраган сорауны кабатлыйсы килә: ничекләр өлгерә икән барысына да Раушания? Җавабы үзеннән-үзе табылды сыман: Тормышка, Туган җиргә, Ке­шеләргә, Сәнгатькә тирән Сөю хисе көч-куәт бирәдер якташыбызга.
Игътибар итик әле, дуслар: “Нур” сүзе, төшенчәсе аның язмыш сәхифәсендә кабатланып килә түгелме соң? Раушания – фарсы телендә нур иясе, нур сибүче мәгънәсендә. Әтисе Мирзанур – “яктылык сибүче патша улы”. Инде килеп, яраткан хезмәт урыны – “Нур” клубы. Очраклы хәл түгелдер, җәмәгать! Киләчәктә дә тормыш юлыгызга изгелек чаткылары мулдан сирпелсен, көтелмәгән уңыш­лар ишелеп яусын, хөрмәтле Раушания ханым! Ирегез белән имин гомер кичерергә язсын. Фәез – әлеге исем дә шәфкать, юмартлык, игелек дигәнне аңлата. Рәхимле гаилә барлыкка килүгә бер сәбәп булган, димәк. Тәкъдирдер инде монысы.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас