Утырышта район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов катнашты. Ул алдагы эшләрне гамәлгә ашыру буенча үз фикерен белдерде, районда милли берләшмәләрнең актив эшен билгеләде. Әлеге вакытта Рәшит Назаровның 80 еллыгына багышланган чаралар арасында аның исемендәге премия булдырылуын әйтте, Якташлар берлеген төзү эшен башларга кирәклеген ассызыклады.
Милли берләшмә рәисе Риф Вәлиев алдагы чорга планнарны барлады. “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Варис Акбашев район язучылары альманахы өстендә эш алып барылуын ассызыклады. Шулай ук, танылган якташларның юбилей кичәләре үтәчәген әйтте.
Ветераннар секциясе җитәкчесе Мидхәт Вәлитов район Ветераннар советы канаты астында “Аксакаллар төркеме” булдыру кирәклеген ассызыклады. Арслан Нәзир улы да бу идеяне хуплап, тәҗрибәле һәм мәртәбәле киңәшчеләр бик кирәк, дигән фикерен белдерде.
Шулай ук, чара барышында милли-мәдәни чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Совет эше Солтанморат авылында Г. Ибраһимовның йорт-музеенда дәвам итте.