Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм публицист Рамазан Гыймран улы Башкорт АССРының 4нче, 9нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, БАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы булып сайлана.
1924 елның 7 апрелендә Башкорт АССРының Зилаер кантоны (хәзер Әбҗәлил районы) Әлмөхәммәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа ул. 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша, Курск дугасындагы сугышларда каты яралана.
Күп еллар совет һәм партия органнарында эшли. 60-70нче елларда – КПССның Баймак районы комитетының беренче секретаре, КПССның Башкортстан өлкә комитетының партия органнары бүлеге мөдире, Министрлар Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. Ленин ордены, “Почет билгесе”, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары, күп медальләр белән бүләкләнә. Диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. “Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Чагу публицист һәм язучы буларак киң танылу ала, “Олы Кизил ярларында” дип аталган эпик трилогия, күп кенә повестьлар һәм хикәяләр авторы. Аның “Сары колак” хикәясе буенча ике серияле нәфис фильм төшерелә. Р. Г. Өметбаев, шулай ук, авыл хуҗалыгы икътисады буенча берничә монография авторы да. БАССР, РСФСР һәм СССР Язучылар берлеге әгъзасы итеп сайлана. Баймак шәһәре һәм районының шәрәфле шәхесе. Ким Әхмәтҗанов исемендәге премиянең беренче лауреаты.
Республикада Р. Г. Өметбаев истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эш башкарылды. Уфада, Баймакта һәм Сибайда ул яшәгән һәм эшләгән биналарга тактаташлар урнаштырылган. Сибай, Баймак шәһәрләрендә һәм республиканың кайбер торак пунктларында Рамазан Өметбаев исемендәге урамнар бар. Әбҗәлил районының Әлмөхәммәт авылындагы мәктәп һәм Сибай шәһәрендәге лицей аның исемен йөртә. Баймак һәм Сибайда күренекле якташлары хөрмәтенә әдәби кичәләр, хәтер көннәре үткәрү традициягә әверелгән. Сибайда Р. Г. Өметбаев исемендәге премия булдырылган, ул ике елга бер Республика көнендә тапшырыла.
Алсу НУРИМАНОВА.
Фото Равил Өметбаевның шәхси архивыннан.