+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2024, 05:15

“Ак чишмә”гә — ак юл!

Тәтешле районы иҗат берләшмәсенең үткәне һәм бүгенгесе турында.

“Ак чишмә”гә — ак юл!“Ак чишмә”гә — ак юл!
“Ак чишмә”гә — ак юл!


Тәтешле җирендә иҗатны яраткан, аңлаган, талантлы халык яши. Бу бәрәкәтле җирдән бик күп күренекле язучылар, җырчылар үсеп чыккан. Гали Чокрый, Гарифулла Киеков, Кәрим Әмири, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев, Финат Шакирҗанов төбәге дә ул Тәтешле.
Районнан шундый күренекле кешеләр чыгуы, беренчедән – зур горурлык. Икенчедән – җаваплылык. Бу олуг шагыйрьләр, язучылар калдырган мирасны яшь буынга җиткерү, аларда әдәбиятка сөю тәрбияләү максатыннан район мәктәпләренең күбесендә озак еллар яшь иҗат көчләрен берләштерүче түгәрәкләр эшләп килә, алар төрле мәктәптә төрлечә аталса да, барысы бергә районда эшләп килгән “Ак чишмә” иҗат берләшмәсенә карый. Әдәби берләшмә балаларны гына түгел, үз сафларына олыларны да берләштерә. Иҗат кичәләре, очрашулар, фикер алышулар үтә, каләм тибрәтүчеләрнең китаплары дөнья күреп тора. Район гәзитендә шигырьләргә бик еш урын бирелүе дә биредә иҗат кешеләрен таный һәм зурлый белүләре турында сөйли.
Иҗат кешеләрен туплап торучы оешма Тәтешле район гәзите каршында оеша. Җитмешенче, сиксәненче елларда ул актив эшли, язучылар белән очрашулар, иҗат кичәләре, китап туйлары үткәрелә. Туксанынчы елларда бераз сүлпәнләнеп калган оешманың эшчәнлеге 2001 елда тагы да җанлана, шул вакытта аңа “Ак чишмә” дигән исем бирелә. Иҗат берләшмәсен районның патриоты, шагыйрь Фәнил Миңнегалиев җитәкли. Бу елларда иҗади оешма халкыбызның рухи дөньясын баету, матурлау, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итү юнәлешендә бик күп мактаулы эшләр башкара.
Әлбәттә, “Ак чишмә”нең эшчәнлеге Гали Чокрыйлар заманына туры килмәгән, әмма бөек шәхесләр үзләре мәгърифәт үзәге булып торган, дисәк, хата булмас. Әйтик, Гали Чокрый Пермь губернасы, Бөре, Минзәлә, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алгач, 1852 елда туган авылына кайтып төпләнә, һәм биредә мәдрәсә ачып, балалар укыта. Ә Әнгам Атнабаев мәктәптә укыган чагында ук, кара мунчада штаб төзеп, анда әдәби түгәрәк оештыра, бу оешмага Күрдемнән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче егетләр, шул исәптән, Яңавыл районының Ямады авылыннан бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар да йөри. Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән әдәби кулъязма журнал да чыгара. Талантлы шагыйрә Саҗидә Сөләйманова үзе укыткан авыл мәктәбендә иҗат түгәрәге дә алып бара. Шулай итеп, Тәтешле даирәсендә шигъри оеткы әле бик күп еллар элек, талантлы һәм мәртәбәле якташларыбыз тарафыннан салына.
Бүгенге көндә “Ак чишмә” әдәби берләшмәсе якынча утыз кешене берләштерә, алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар. 2019 елдан алып иҗади берләшмәне Фирүзә Ибәтуллина җитәкли. Ул – танылган җырчы Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе. Әйткәндәй, Хәния Фәрхи дә җылы, лирик каләм иясе иде, бик күп җырларының сүзләрен ул үзе язган. “Ак чишмә” оешмасы районнан үсеп чыккан язучылар, шагыйрьләр, каләм осталары белән горурлана. Алар арасында танылган талант ияләре: Финат Шакирҗанов, Каһим Әүхәтов, Ләйсән Кәшфи, Галия Гайнетдинова, Клара Байгазина, Томас Нигъмәтҗанов, Миләүшә Гәрәева, Гөлнара Гыйлемханова, Фәнил Миңнегалиев, Юныс Миңлемөхәммәтов, Лиза Фәтхуллина, Венера Ахунова, Венер Гыйлемшин. Шулай ук оешма үз эченә төрле елларда ялкынланып иҗат итүчеләрне туплый, алар: Фидәлия Мостафина, Фируза Бадамшина, Мәүли Садретдинов, Риф Шәфыйгуллин, Хәниф Нурисламов, Рәвия Ганиева, Сәхия, Батыргәрәй Дәүләтбаевлар, Нәфкыя Сафина, Ризәлә Галиева, Илсөяр Минәҗева, Лилия Шәкүрова, Мокыйм Гомәров, Рәйсә Рәхимҗанова, Фәния Гайнуллина. Бу авторларның күбесе үз китапларын чыгаруга ирешкән, районның бай әдәби мирасын тулыландырган.
Тәтешле районының иҗади көчләрне туплап торган “Ак чишмә” әдәби берләшмәсенә уңышлар, озын гомер телик! Биредә яңа Атнабайлар, Яңа Чокрыйлар да үсеп чыгар дигән ышанычта калабыз.

Тәтешле талантлары белән танышып китик

Гали Чокрый. Шагыйрь, мәгърифәтче, публицист, галим Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков Чокыр авылында туа. 1872 елда беренче тапкыр Мәккәгә барып кайткач, “Дастан Хаҗнамә” дигән китап яза, аның күргәннәре, кичерешләре әлеге китапта урын ала.
1860 елдан 1913 елга кадәр Гали Чокрыйның төрле зурлыктагы дистәдән артык әсәре, китап рәвешендә һәм аерым җыентыкларда, Казан, Уфа, Санкт-Петербург нәшриятларында дөнья күрә. Шундыйлардан “Китабе тәҗвид” (“Тәҗвид китабы”, 1860), “Дөрре Гали” (“Гали энҗеләре”, 1873), “Шәмгъ эз-зыя...” (“Зыялылык шәме... 1883), “Замме назыйр” (“Охшаш өстәмәләр”, 1888), “Мәдхе Казан” (“Казанга мәдхия”, 1889), “Тәрхибе Рамазан” (“Рамазан аен сәламләү”, 1903), “Васыяте Мөхәммәдгали Чокрый” (“Мөхәммәдгали Чокрый васыяте”,1913) һ.б. зур тиражлар белән басылып, халык арасында киң тарала.
Гали Чокрый 1889 елның 10 декабрендә, нибары 63 яшендә каты чирдән вафат була. Туган авылы зиратында җирләнгән.
Гарифулла КИЕКОВ. Гарифулла Киеков – Гали Чокрыйның улы, шулай ук танылган шәхес: шагыйрь, мәгърифәтче, публицист, галим. Гарифулла 1861 елда Иске Чокыр авылында туган, башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала. Аннары Казан мәдрәсәсендә укый, хәрби хезмәткә алына, патша армиясендә алты ел хезмәт итеп, медицина хезмәте унтер-офицеры чинында кайта. Гарифулла Киеков Күрдем авылына күченеп килә, шулай ук мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә, берничә китап яза, аны аеруча тел, җир проблемасы борчый. Кызганычка каршы, аның тормышы болганчык заманнарга туры килә, 1918 елда җәзалап үтерелә. Гарифулла Киеков Күрдем зиратында җирләнгән.
1996 елдан Г. Чокрыйның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә аның премиясе булдырылды.
Кәрим Әмири (Әмиров Кәрим Хөсәен улы) – шагыйрь, язучы, драматург, 1893 елның 28 декабрендә Уфа губернасы, Бөре өязе, Бүл-Кайпан авылыңда туган.
1909-10 елларда туган авылында укыта, ә 1916 елда Казан шәһәренә күченеп килә, Ырынбур шәһәрендә 1913 елда “Шура” журналында аның беренче шигырьләре басыла. Үзе исән чагында 22 китабы дөнья күрә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның “Бабай” (1919), “Фабрик баласы” (1924), “Югалган малай” (1925), “Казан кызы” (1928), “Шиңгән чәчәкләр” (1921), “Кыю кыз” (1927), “Урал баласы” (1930), “Кояшта кунакта” (1955) дип аталган китаплары, “Печән базары” (1925) пьесасы киң билгеле. Шулай ук Кәрим Әмири – бик күп фәнни эшләрнең авторы. Шагыйрь 1962 елда вафат була.
Саҗидә Сөләйманова. Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елда Яңавыл районында туа, әмма гаиләләре белән Тәтешле районына күчеп килгәнлектән, беренче сыйныфка Аксәет авылы мәктәбенә бара. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогия институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Казан шәһәре белән бәйле. Биредә шәһәр радиоүзәгендә, әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.
Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, Саҗидә Гаделша кызы бик матур хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан әдәби мирас булып калган җыентыклар: “Кыр казлары” (1963), “Бәхетне үзем табам” (1966), “Юллар, уйлар” (1968), “Яшәү хакы” (1970), “Кызыл каурыйлар” (1976), “Гөлбадран” (1980), “Сабыр канатлары” (1981), “Шигырьләр һәм поэмалар” (1981). Озакка сузылган каты авырудан соң Саҗидә Сөләйманова 1980 елның 10 маенда Казан шәһәрендә вафат була.
Әнгам Атнабаев. Әнгам Касыйм улы Атнабаев 1928 елда Күрдем авылында туган. Әнгам Атнабаевның беренче шигыре 1943 елның августында район гәзите “Җитәкче”дә (хәзерге “Тәтешле хәбәрләре”) басыла. Аңа бу вакытта 15 яшь була. Әнгам Атнабаев Күрдемдә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Казан педагогия институтына укырга керә. Бераз укыгач, институтны тәмамламыйча, туган ягына кайтып китә, Күрдем, Аксәет авыллары мәктәпләрендә татар теле укыта.
1951 елда Ә. Атнабаев Уфада “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә урнаша. Тәрҗемәче, хәбәрче, бүлек мөдире булып эшли. 1954 елда Язучылар берлегенә алына. “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара. Түгәрәктә “Кызыл таң”чылар да, студентлар да, яшь шагыйрьләр дә катнаша. 1958 елда Әнгам Атнабаевның “Йөрәк белән сөйләшү” дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының бер-бер артлы дистәләгән китаплары чыга. Иҗади эшкә, драматургия белән шигърияткә бүленә-бүленә, Ә. Атнабаев гәзиттә 1968 елга кадәр эшли. 1977-89 елларда республиканың “Һәнәк” журналында мөхәррир урынбасары була. “Кызыл таң”чылар башлангычы белән 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә.
Ә. Атнабаев 1999 елның көзендә вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафыннан Ә. Атнабаев исемендәге премия булдырылган. 2007 елдан башлап шагыйрьнең кече ватанында – Тәтешле районының Күрдем авылында “Күрдем чишмәләре” дигән зур шигъри бәйрәм үткәрелә.
2024 елның 1 мартында Югары Тәтешле авылында Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды.
Финат Шакирҗанов. Финат Сөләйман улы Шакирҗанов 1955 елда Ялгыз Нарат авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Уфада дәвам итә. Талантлы шагыйрь, журналист. “Башкортостан” гәзитенең төньяк-көнбатыш районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли. “Казлар көтәм”, “Мине өйдә тотмагыз” дигән китаплар авторы. 1992 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Каһим Әүхәтов. Каһим Әүхәт улы Әүхәтов 1932 елда Иске Күрдем авылында туган, укытучылары кечкенәдән үк аның әдәбиятка, белемгә омтылышын күрә. 1966 елда шагыйрь беренче тапкыр шигырьләрен “Кызыл таң” гәзитенә җибәрә. 1984 елда Каһим Әүхәт улы “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты була.
Төрле елларда аның “Басу җыры”, “Авылым үрләре”, “Тормыш мәйданында”, “Кырларым-тугайларым”, “Җирем җыры”, “Табынымда җирем җылысы” исемле китаплары дөнья күрә.
2003 елның февралендә Каһим Әүхәтовка Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелә. Каһим Әүхәт улы 2014 елның 14 октябрендә вафат була.
Венер Гыйлемшин. Венер Хәмит улы Гыйлемшин 1939 елда Йосып авылында туган, җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, 1954 елда укуын Аксәет мәктәбендә дәвам итә. Бөре педагогия институтын тәмамлый һәм хезмәт юлын Акбулат мәктәбендә башлый. Озак еллар Күрдем урта мәктәбендә укыта, директор вазыйфасын башкара, шулай ук авыл Советы рәисе була. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы. Венер Хәмит улы – Чокрыйлар, Киековлар нәселеннән. Киековларның иҗатын, тормышын җентек­ләп өйрәнә, нәселенең шәҗәрәсен төзи, бу турыда “Ыруым тарихы” дигән китап бастырып чыгаруга ирешә. Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты.
Клара Байгазина. Клара Мияссәр кызы Байгазина 1939 елда Туймазы шәһәрендә туган.1969 елда БДУны тәмамлый, шул елдан алып язмышын Тәтешле районы белән бәйли. Биредә ул “Бригантина” әдәби клубын оештыра. “Тәтешле хәбәрләре” район гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе. “Ак чишмә” әдәби берләшмәсенең актив әгьзасы. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты. Халык мәгарифенең атказанган хезмәткәре.
Лиза Фәтхуллина. Лиза Рамус кызы Фәтхуллина Гәрәбаш авылында туып-үскән. Бала чактан языша. Аның шигырьләре район, республика басмаларында дөнья күргән. Гомерен мәгърифәтчелек белән бәйләгән – озак еллар Тәтешле авылы 1нче мәктәбендә балаларга белем бирә. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.
Фәнил Миңнегалиев. Фәнил Сәмигулла улы Миңнегалиев 1951 елда Кашкак авылында туган. Һөнәре буенча төзүче, бала чагыннан сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк. Шигырьләре төрле басмаларда дөнья күрә, үзнәшер ысулы белән өч китабы дөнья күргән. Гали Чокрый, Әнгам Атнабаев премияләре лауреаты.
Ике меңенче елларда “Ак чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе булып тора.
Фидәлия Мостафина. Фидәлия Хәбибулла кызы Мостафина 1947 елда Аксәет авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Озак еллар Күрдем урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Күрдем авыл Советы рәисе булып эшли. Ул – мәктәптә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев музеена нигез салучы. Каләмен беркайчан да ташламый, район һәм республика басмаларына язышып тора. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.
Венера Шәйхисламова. Венера Ахун кызы Шәйхисламова 1951 елда Беренче Зиримзибаш авылында дөньяга килә. Күрдем урта мәктәбен, читтән торып БДУны тәмамлый. Мәчетле районында яши, кырык елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Шигырь, мәкаләләре республика гәзитләрендә дөнья күрә. Венера Ахун кызы “Язмышлар да – авылым тарихы” дип аталган китап чыгара, шулай ук Ә. Атнабаев турында “Атнабай күңелләрдә” дип аталган китап бастырып чыгара. Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты.
Ләйсән Кәшфи. Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева 1966 елда Югары Кодаш авылында туган. Туган авылында урта мәктәп, БДУның татар филологиясе бүлеген, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантура тәмамлаган. Әлмәт шәһәрендә “Хәзинә” гәзитендә, телевидениедә эшли, “Кызыл каурыйлар” иҗат берләшмәсен җитәкли. 2003 елда “Авыл кызы”, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Бәхеткә юл” шигырь һәм поэмалар җыентыгы басылып чыккан. Бүгенге көндә Башкортстанда “Туган Тел” телевидение каналында “Балкыш”, “Ихлас” тапшыруларын әзерли. Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты.
Миләүшә Гәрәева. Миләүшә Нурлыгаян кызы Гәрәева 1977 елда туган. Ялгызнарат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, “Тәтешле хәбәрләре” район гәзите редакциясендә эшли башлый, шигырьләр яза, берничә китап авторы.
Галия Гайнетдинова. Галия Гайнетдинова 1960 елда Сараштыбаш авылында туган. Казан полиграфия училищесын, Мәскәү нәшрият-полиграфия техникумын, читтән торып Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Шигърияткә балачактан гашыйк. Бүген ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җиде китап авторы. Төрле елларда чыккан “Күңелем язлар көтә”, “Җанда әгәр сөю яшәсә”, “Яратам дип язып куйдым”, “Күңел бакча”, “Ярты җаным яши авылда” кебек китаплары укучыларга яхшы таныш, шулай ук шагыйрәнең егермедән артык шигыре көйгә салынган. Туган ягы белән бәйләнешне беркайчан да өзмәгән.
Томас Нигъмәтҗанов. Томас Тимерхан улы Нигъмәтҗанов 1948 елда Югары Тәтешледә туган, биредә мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында укый. Һөнәре буенча техник һөнәр иясе булса да, иҗат итә, шигырьләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Киңкатлам укучыга Томас Тимерхан улы ике томда чыккан “Мой Татышлинский рай” дигән энциклопедия-китабы белән билгеле.
Гөлнара Гыйлемханова. Гөлнара Рәшит кызы Гыйлемханова Юрмиязбаш авылында туган, бала чактан шигырьләр, хикәяләр яза. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Озак еллар Краснокама район гәзитендә хәбәрче, мөхәррир урынбасары булып эшли, 2007 елдан – “Кызыл таң” республика гәзитендә хезмәт сала. Нәсерләр, очерклар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза. Аның берничә шигыренә көй язылган. Сугыш чоры балаларының исемлеген тергезү өстендә эшли. Алар “Алтын китап” исеме астында басылып чыккан. Туган ягы белән һәрчак бәйләнештә, авылында бик күп изге эшләр башкара. Русиянең һәм Башкорт­станның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Юныс Миңнемөхәммәтов. Юныс Әгъләм улы Миңнемөхәммәтов 1977 елда Кашкак авылында туып-үскән. Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлап, ике дистә елга якын мәктәптә балалар укыта. Шигырьләр язу белән мавыга, соңгы вакытта хикәяләр яза, җыр текстлары иҗат итә, Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле артистлары белән эшли, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.
Фируза Бадамшина. Фируза Сабит кызы Бадамшина 1947 елда Йосып авылында дөньяга килә. Белеме буенча укытучы, Бөре педагогия институтының биология факультетын тәмамлый, кырык ел биология, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шигырьләр, хикәяләр яза, аның мавыктыргыч, кызыклы, тирән эчтәлекле мәкаләләре район һәм республика гәзитләрендә басыла.
Риф Шәфыйгуллин. Риф Галимулла улы Шәфыйгуллин 1948 елда Калиновка авылында туа.
Нефтьче һөнәрен үзләштереп, гомер буе шул өлкәдә тир түксә дә, нечкә күңелле ир узаман шигырьләр иҗат итә. 2006 елгы “Күрдем чишмәләре” бәйгесенең гран-при иясе. 2018 елда “Өлешемә төшкән көмешем” дип аталган китабы дөнья күргән.
Хәниф Нурисламов. Хәниф Фәтхи улы Нурисламов 1940 елда Беренче Зиримзибаш авылында дөньяга килгән. Армия сафларында хезмәт итеп, туган якларына кайткач, К. Маркс хуҗалыгында шофер булып эшләп, пенсиягә чыккан. Хезмәте әдәбият-сәнгатьтән ерак булса да, гомер буе шигырьләр яза, алар район һәм республика басмаларында дөнья күреп тора.
Рәвия Ганиева. Рәвия Глим кызы Ганиева 1936 елда Яңавыл районының Асавдыбаш авылында туган. 1959 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылына килен булып төшә. Иҗатны ярата, үзе дә ялкынланып яза, “Ак чишмә”нең активисты. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.
Сәхия һәм Батыргәрәй Дәүләтбаевлар иҗат итүче гаилә. Батыргәрәй Дәүләтгәрәй улы – сугыш ветераны, гармунчы, шигырьләр яза. Йосып авылында укыта, мөдир булып эшли. Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты. Сахия Имаметдин кызы хикәя һәм очерклар яза. Кызлары Рәмия Сәгиева 1951 елда Йосып авылында туа, Бөре педагогия институтын тәмамлап, балаларга белем бирә. Каләм тибрәтә, язмалары район һәм республика гәзитләрендә дөнья күрә.
Нәфкыя Сафина. Нәфкыя Сафина 1959 елда Шул­ган авылында туган. Һөнәре буенча ветеринария хезмәткәре, күңеле белән шагыйрь. Бик матур шигырьләр авторы, оста җырчы. Төрле елларда “Бәхет ярым, син кайда?”, “Ак төннәрдә сайрый бер кош”, “Кайтмаска дип киткән яшьлегем” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Ризәлә Галиева. Ризәлә Фатыйх кызы Галиева Чургылды авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Бүгенге көндә туган авылында яши, Акбулат урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, балалар укыта.
Илсөяр Минәҗева. Чургылды авылында туып-үскән, һәнәре буенча укытучы, Акбулат мәктәбендә эшли, балаларга белем бирә. Буш вакытында, күңеле тулганда, кулына каләм ала.
Лилия Шәкүрова. Лилия Шәкүрова1973 елда Ялгыз-Нарат авылында туган. 1996 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмам­лагач, туган авылында мәктәптә эшли башлый. Төрле елларда директор, урыс теле һәм әдәбияты, башкорт теле, Башкортстан мәдәнияте укытучысы булып эшли.
Төрле елларда шулай ук районда Мокыйм Гомәров, Рәйсә Рәхимҗанова, Фәния Гайнуллина, Мәүли Садретдинов иҗат итеп, гәзит укучыларны үз иҗаты белән сөендерә.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас