Алсу Әбелханованың гаиләсендә Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияләнә. Олы уллары Әмир узган елда Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергән, Солтанга – 11 яшь. Алсу матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә: «Икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда – әле тагын ишәю», – дип, үзенең кыз бала сөю теләге хакында сөйләгән булган.
"Шунысын да искәртергә кирәк: Алсу Әбелханова ире Радик белән инде 20 ел бергә гомер кичерә. Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы чит илдә зурлап уздырырга җыенуларын да әйтеп үткән иде", - дип яза "Интертат".
«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннары бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Аллаһ бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән җырчы.
Фото: интертат