+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2024, 09:00

Кешеләр күңеленә яктылык өләшә белү - зур талант

Бүген редакциябездә Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова кунакта булды.

Кешеләр күңеленә яктылык өләшә белү - зур талантКешеләр күңеленә яктылык өләшә белү - зур талант
Кешеләр күңеленә яктылык өләшә белү - зур талант


"Кызыл таң" гәзите редакциясе белән "Нур" театры һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә. Театрның әйдәп баручы артисты Резида Зарипова белән очрашу аның юбилее уңаеннан оештырылды.

Резида Зарипованың амплуасы - комедия рольләре. Ул сәхнәдәге бихисап образлары белән кешеләрне көлдерә, уйландыра, шул ук вакытта елата да белүче киңкырлы актриса.

Очрашуда актриса журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ә алар төрледән-төрле булды: кайда туып-үскәннән алып, сәхнә юлына ничек аяк басу, рольләре, хезмәттәшләре хакында, әти-әнисе, гаиләсе турында да тулы җавап алдылар. Резида Зарипова ачык һәм якты күңелле, җор телле икәнлеген дә ассызыклады. Сөйләшү арасында кызыклар да сөйләп, күздән яшьләр чыкканчы көлдереп тә алды.

Очрашу вакытында аның актриса һөнәрен сайлауга БДУның "Акчарлаклар" әдәби берләшмәсенең дә йогынтысы барлыгы ачыкланды. Баксаң, ул чактагы "Акчарлаклар"тан Фаил Фәтхетдинов, Фирдүс Шәрәфуллин, Айдар Габдинов әдәби-музыкаль кичә белән авылга килә. Шунда Караидел районының Кортлыкүл авылында унынчыда укыган Резида Зарипова сорау бирә: "Артист булыр өчен кайда укырга керергә кирәк?" Менә шул очрашу һәм иң чая кызның соравы барысының да исендә кала.

Ә инде язмышы Резиданы чынлап та театр сәнгате белән бәйли. Алай гына да түгел, "Нур" театрының "беренче карлугач"ы булып, утыз елдан артык яраткан театрына хезмәт итә.

Очрашу азагында кунагыбыз "Нур" театрына чакыру кәгазьләре бүләк итте һәм 27 апрельдә узачак "Мәхәббәт тозагы" бенефис спектакленә чакырды. Җылы, рәхәт, эчтәлекле сөйләшү бер тында узып китсә дә, күңелләр яктырды, кәефләр дә күтәрелде. Кешеләр күңеленә яктылык өләшә белү дә - зур талант. Рәхмәт, Резида!

Фото: Альбина Иркәбаева, Денис Таваев.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас