+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2024, 05:47

Малаховка - ертык туфли белән... (видео)

Ә аннан - җиңү яулап!

Малаховка - ертык туфли белән... (видео)Малаховка - ертык туфли белән... (видео)
Малаховка - ертык туфли белән... (видео)

Благовещен шәһәрендә яшәүче Анора Солтанова "Россия 1" телеканалында баручы "Песня от всей души" тапшыруында катнашты. Ул - дүрт бала анасы, ике баласы укыган мәктәптә җыештыручы булып эшли, буш вакытларында җырлый, конкурсларда катнаша, чакырган бәйрәмнәрне музыкаль яктан бизәп кайтырга ярата.

Аның беренче ире карынындагы өченче баласы белән ташлап киткәч, хатын беразга югалып кала. Әмма аның кояш кебек елмаюы барыбер сүнми, ул авырлыкларны елап түгел, күз яшьләре аша булса да көлеп үткәрергә өйрәнә.

Тиздән аның тормышында тиң яры пәйда була, аларның уртак балалары туа. "Мине өч бала белән алган ирем - минем өчен герой", - ди хатын. Ул Себердә вахта ысулы белән эшли, гаилә арендаланган фатирда яши.

- Көнкүрештә мәсәләләр күп инде ул, - ди күпбалалы әни. - Шуңа күрә, җырларга чакырсалар, беркайчан да баш тартмыйм. Түләргә акчалары булмыйча, азык-төлек бирүчеләргә дә ризамын. Әмма киләчәктә зур сәхнәдә җырлап, Башкортстанымны, Благовещен шәһәрен данлаячагыма һич шикләнмим.

Мәскәүгә тапшыруда төшәргә баргач, Анора анда катнашучыларның барысын да үзенә карата. Ихласлыгы белән дә алдыра ул. Андрей Малаховка хәтта үзенең әнисеннән алган ертык туфли белән килүен дә яшерми. Ә билгеле алып баручы аңа затлы туфли бүләк иткәч, танылган гармунчы һәм башкаручы Валерий Семин аны үз куллары белән кидерә һәм дәртле көйгә биетеп ала.

Ә Андрей Николаевич аның колагына: "Швабраңны ташла, җырлый башла!", ди.

Анора "Кызыл таң" укучыларына да зур сәламнәрен җиткерә, "Үзегез турында яхшы фикердә булырга курыкмагыз, бу яңа уңышларга китерә. Барыгыз да тормышның кояшлы ягында яшәгез, дуслар!" - ди ул.

Фото: Анора Солтанованың шәхси архивыннан.


Малаховка - ертык туфли белән... (видео)
Малаховка - ертык туфли белән... (видео)
Автор:Резида Валитова
Читайте нас