+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безнең киленнәр гүзәл дә, уңган да...

Әлеге бәйге аларның осталыгын һәм сәләтләрен ачык чагылдырды.

Безнең киленнәр гүзәл дә, уңган да...
Безнең киленнәр гүзәл дә, уңган да...
Яз кояшы елмаеп карау белән бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Яз матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Кышның әле генә күзен йомып, язның зәңгәр тәрәзәләрен ачкан матур бер кичендә мәдәни чараларга, концертларга гашыйк булган Авыргазы халкын Мәдәният сарае үз кочагына җыйды. Алар игътибарына “Гүзәл килен” бәйгесе тәкъдим ителде.

“Гаилә елы”на багышлап, хатын-кызның гаиләдәге ролен күрсәтү, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү, милли йолаларны, гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау һәм киләсе буыннарга җиткерү максаты белән әлеге чараны Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы районы бүлекчәсе һәм район Мәдәният сарае оештырды.
Бәйге өч турда үтте. Финалга 7 килен чыкты. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде: алар арасында әле яңа гына килен булып төшкәннәре дә, инде гаилә тормышында бай тәҗрибә туплаганнары да бар иде. Сәхнәдә алар үзләрен чын артистларча тотса да, бу ханымнар танылган җырчы да, атаклы нәфис сүз остасы да, табаннарыннан ут чыгара торган биючеләр дә түгел — гади авыл хатыннары. Һәркайсы бала-чага үстерә, каенана-каенатага тәрбия күрсәтергә омтыла, ә буш вакытларын кул эшләренә багышлый. Өстәвенә, иртә таңнан торып эшкә чаба. Әмма рухын күтәрү, күңел байлыгын баету өчен җаен да, вакытын да табарга тырышалар. Бу бәйгедә без алар белән якыннан танышып, уңган хуҗабикә икәнлекләрен, осталыкларын, зирәклекләрен, талантларын да күрдек.
Өч атна киленнәр белән хореографлар Филидә Халикова һәм Неля Нәфыйкова эшләде, кызларны биергә, матур итеп йөрергә өйрәттеләр. Вокал ягыннан Финә Абдуллина һәм Алейся Хисаметдинова ярдәм күрсәттеләр. Сәнгатьле сөйләү буенча Фирүзә Сәйфетдинова осталыкларын шомартты. Киленнәребезнең сәләте санап бетергесез, барлык яклап та булдыралар һәм үзләренең бәйгедәге бурычларын да зур җаваплылык белән башкардылар.
“Бердәмлектә – көч”, диләр. Әлбәттә, шундый күләмле бәйгене күмәк көч белән генә үткәрергә мөмкин. Әлеге чара — шуңа ачык дәлил. Бәйгене матур итеп Иншар Вәлитов һәм Алейся Хисаметдинова алып бардылар. Бәйрәм искиткеч күркәм килеп чыксын өчен Альберт Кәримов, Илдус Карюков, Александра Хәбибуллина, Надежда Ефимова, Флүрә Карюкова, Альбина Сафина, Илгиз Насыйров, Альберт Ибраков һәм башкалар да зур өлеш кертте.
Жюрига да урыннарны билгеләү җиңелдән булмады. Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле жюри әгъзалары — Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы бүлекчәсе рәисе Риф Вәлиев, район үзәк дәваханәсе табибы Илдус Моратов, Бөтенрусия ветераннар оешмасының Авыргазы районы буенча рәисе Рамил Асулов, районның Ветераннар советы рәисе Риф Рәфыйков, 2нче Талбазы гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Рамил Диваев лаеклы бәһа бирде.
Шулай ук, әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Авыргазы районы хакимиятенең яшьләр бүлеге, район Мәдәният сарае, “Суши-Моджи” компаниясе ярдәме белән ул тагын да колачлырак һәм чагурак килеп чыкты. Әзерлек вакытында зур ярдәмен, көчен салган мәдәният бүлеге начальнигы Булат Бәһәветдиновка, Мәдәният сарае директоры Юлия Фёдоровага, сәнгать җитәкчесе Ирина Дәүләтшинага да рәхмәтләребез чиксез. Шулай ук, авыл мәдәният йортлары, авыл биләмәләре хакимиятләре дә киленнәрне ярдәменнән калдырмады.
Бәйге җыр-моң белән үрелеп барды. Финә Абдуллина, Филарит Баһәветдинов, Әпсәләм авылы мәдәният йортының Разида Йосыпова җитәкчелегендәге вокал ансамбле, Физәлия Кәлимуллина, Филида Халикова җитәкчелегендәге “Фантазия” бию ансамбле, Иншар Вәлитов, “Созвездие” балалар бию ансамбле (җитәкчесе — Неля Нәфыйкова), “Татар кызлары” төркеме һәм башкалар бәйрәмне чагу концерт номерлары белән бизәде.
Ниһаять, чара да ахырына якынлашып, дулкынландыргыч мизгелләр — җиңүчеләрне билгеләү вакыты җитте. Шулай итеп, Тукай авылыннан Гөлфирә Камалова — “Биюче килен”, Солтанморат авылыннан Раушания Мөхәммәдиярова — “Иң яхшы хуҗабикә”, Исмәгыйль авылыннан Эльвина Бакиева — “Моңлы килен”, Сәмән авылыннан Рида Фаткуллина — “Иң сөйкемле килен”, Төбәк авылы килене Гөлнара Мөхәммәтҗанова — “Назлы әни”, Ишле авылыннан Алина Сәхипгәрәева “Уңган, тыйнак килен” номинацияләрендә билгеләнделәр. Ә Гран-при иясе – Әпсәләм авылы килене Алсу Хәсәнова. Җиңүчебез Казан шәһәренә сәяхәт кылачак. Бу бүләкне (ике кешелек юлламаны) “Гүзәл килен”гә чараның иганәчесе — Уфа шәһәрендә яшәүче якташыбыз Миңнерәис Усманов бүләк итте.
Мондый бәйгеләр, күрешүләр соңгысы булмас, дип ышанасы килә. Чөнки мондый чаралар, тәү чиратта, халыкны берләштерә, дуслаштыра, бәйрәм кәефе бүләк итә. Ә инде гүзәл киленнәребезне күзәтеп, һәр гаиләнең гореф-гадәтләргә һәм иҗади традицияләргә бай булуын күрдек. Аларны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Мондый бурычны үтәргә нәкъ менә шундый чаралар этәргеч булып тора.

Алейся ХИСАМЕТДИНОВА
Авыргазы районы.



Безнең киленнәр гүзәл дә, уңган да...
Безнең киленнәр гүзәл дә, уңган да...
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: