+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишбүләктә тарих телгә килде!

Районда киң колач белән “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара фестивале узды.

Бишбүләктә тарих телгә килде!
Бишбүләктә тарих телгә килде!

Җиребезне ямьләп яз килгәндә бәрәкәтле Бишбүләк җирендә гөрләвекләр гөрелтесенә кушылып, сихри моң агылды. Биредә символик мәгънәгә ия булган “Рух. Дәрт. Моң” дип атал­ган татар мәдәнияте төбәкара фестиваленең Гала-концерты шаулап-гөрләп үтте. Әйтергә кирәк, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты канаты астында үткәрелгән әлеге колачлы чараның беренче этабы февральдә онлайн-форматта үткән иде.

Бирегә Авыргазы, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Дүртөйле, Кушнаренко, Миякә, Стәрлетамак, Тәтешле, Федоровка, Чакмагыш, Туймазы районнары, Октябрьский шәһәреннән тыш, күрше Татарстан, Ырынбур, Пермь төбәкләреннән үзеш­чәннәр коллективлары килде. Әлеге күркәм чарада катнашучылар башта район Мәдәният сараенда халкыбызның кул эшләре үрнәкләре белән танышты. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, хакимият башлыгы урынбасары Алексей Данилов фестивальнең районның мәдәни тормышында тагын бер якты бит булачагын билгеләп үтте.
Башкортстанның Дәүләт җыелы­шы-Корылтай депутаты, Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм халык мәдәниятен саклау эшендә алга таба да уңышлар теләде, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан, Бөтендөнья татар конгрессыннан Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Төбәкара фестивальнең финалистлары, шулай ук, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасыннан Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
“Рух. Дәрт. Моң” фестиваленең гала-концерты чын-чынлап халык талантларының бәйрәменә әверелде. 250дән артык үзешчән артист сәхнәне гөрләтте, ә тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде. Бу көнне, шулай ук, төрле номина­цияләрдә – инструменталь иҗат, вокал, хореография, фольклор буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ә Гран-прига Чакмагыш Мәдәният сараеның ”Идел” халык уен кораллары оркестры (житәкчесе – Русиянең мәгариф отличнигы Ренад Кәримов) лаек булды.
Әлеге күркәм төбәкара татар фестивлен Бишбүләк районы хакимияте, мәдәният бүлеге үткәрде, оештыруда Башкортстан татарлары конгрессы ярдәм итте.

Әмир Сәлимов.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: