+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 апрель 2024, 04:50

Эстрадабызның гәүһәре ул!

Башкортстанның – халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйровага – 70 яшь.

Эстрадабызның гәүһәре ул!Эстрадабызның гәүһәре ул!
Эстрадабызның гәүһәре ул!


Татар-башкорт эстрадасының йолдызы, дөньякүләм популяр һәм легендар җырчы Нәзифә Кадыйрованы белмәгән, танымаган, аның җырларын тыңламаган кеше юктыр. Ул башкарган җырларның күбесе хитка әйләнеп, әле дә сәхнә түреннән төшкәне юк. Чибәр буй-сын, челтерәп аккан тавыш, сәхнәдә үз-үзен тотышы – болар барысы да Нәзифә Кадыйровада үзенчәлекле, башка беркемнекенә дә охшаш түгел. Бүгенге әңгәмәбез танылган җырчыга эстрадабызның гәүһәренә әверелгәнче нинди юллар аша үтәргә туры килгәнлеге хакында.

– Нәзифә Җәүдәтовна, шушы көннәрдә Сезнең күркәм юбилеегыз. Аңа әзерлек ничек бара?
– Әзерлек бик кызу бара: репетицияләр, яңа костюмнар тегү, телевидение, гәзит-журналларга интервьюлар бирү – болар барысы да юбилей шаукымы. Бенефис концертымда, хитка әйләнгән җырларым белән беррәттән, яңалары да яңгыраячак. Филармониябезнең Таһир Сәйфуллин исемендәге дәүләт академия хор капелласы, эстрада-джаз оркестры, Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестры, тынлы оркестр да катнашачак.
– Сезнең иңнәрдә – искиткеч бай тормыш һәм сәхнә тәҗрибәсе. Сез ничә ел сәхнәдә?
– Быел 53 ел була. Бу – бер кеше гомере! Элек-электән филармониядә югары зәвыклы, сәхнәнең барлык кануннарына туры килгән концертлар куелды һәм куела. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки безнең эшебезнең төп максаты – кешеләр күңеленә матурлык чәчү, зәвык тәрбияләү. Кызганыч, сәхнә түре шоу-бизнеска әйләнгәч, югары поэзия дигән әйбер югалды: мәгънәсез җырлар, җиңел-җилпе музыка, җырчы үзе җырлый, үзе сөйли...
– Иҗат юлыгыз белән канәгатьсезме?
– Мин сәхнә тормышым, иҗат юлым белән чиксез бәхетлемен. Әлбәттә, берсе дә җиңел генә бирелмәде: тимер юл вокзалында кунып йөргән, авылдашлар, дусларда фатирда яшәгән чакларым да булды. Һәрвакыт максат куеп, алга барырга, үз көчемә ышанып, тырышып яшәргә, эшләргә тырыштым.
Иҗат юлымда чын профессионаллар белән бергә эшләргә насыйп булды. Укытучылар, педагог­лар, җитәкчеләр, композиторлар, шагыйрьләргә зур рәхмәтлемен.
Республикабызның иң ерак районнарындагы төпкел авылларда да филармония артистлары куйган концертлар гөрләп уза, халык артистларны көтеп ала, дәррәү каршылый иде. Еш кына салкын клубларда чыгыш ясарга туры килде. Шулай булса да, мин һәрвакыт сәхнә костюмында, туфлидә чыгыш ясадым, чөнки гади авыл халкы да зур хөрмәткә лаек һәм без – артистлар – җырларыбыз белән күңелләрне юату, яшәүгә дәрт бирү, өстәү белән беррәттән, зәвык һәм матурлык үрнәге дә булырга тиешбез.
Ул чакта җырчылар районнарга гастрольләргә Язучылар, Композиторлар берлекләреннән вәкилләр белән бергә чыга иде. Менә шушы очрашулар, аралашулар бик күпне бирде. Бу үзе бер мәктәп булды. Хәзерге яшьләр дә шушы мәктәп аша узса, яхшырак булыр иде.
– Сер түгел, иҗат кешеләренең күбесе өчен гаилә икенче планга кала. Сезнең белән дә шулай булдымы?
– Башкортстанда гына түгел, бөтен дөньяда танылган мотоспорт чемпионы Габдрахман Кадыйров белән безне сәхнә таныштырды. Аның белән гаилә корып, матур яши башладык, кызыбыз дөньяга килде. Әйтергә кирәк, бу минем иң-иң популяр чагым иде. Өстәвенә, ул чакларда өчәр айга гастрольләргә чыгып китә идек. Ирем дә, бианам да һәрвакыт аңлады, ярдәм итте. Хәзер инде үткәннәрне уйласам, газиз балама игътибарымны тиешенчә бирә алмавыма үкенәм. Кызыбыз бик талантлы иде, аның сәләтен тиешенчә үстерә алмаганым да зур үкенеч булып калды.
– Нәзифә апа, Сезгә язмыш сынауларын да бер-бер артлы кичерергә туры килгән: сөекле ирегез бик иртә якты дөньядан китә, газиз кызыгыз да ике баласын ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Тормыш юлыгыздагы авыр вакытларда яныгызда иңен куярдай кешеләр булдымы?
– Авыр кайгыларны кичерергә сәхнә, яраткан эшем ярдәм итте. Янымда туганнарым, дусларым, авылдашларым, күршеләрем булу белән дә язмыш сынауларын уза алдым. Аннары, туган нигезем дә авырлыкларны кичерергә ярдәм итте. Ятим калган дүрт һәм алты яшьлек оныкларым белән җәй айларында авылга кайта идек. Гомумән, туган җир, авыл, нигездән илһам, яшәүгә көч алдым. Әле дә туган авылыма кайтып йөрим.
Әйтергә кирәк, кешенең кайгылы чагында гына кемнең кем икәнлеге ачыклана. Иң авыр, кайгылы чагым – газиз баламны югалткан көннәрдә хезмәттәшем Гали Алтынбаев ярдәменнән ташламады. Гәрчә безне аңа кадәр үк, урысчалап әйткәндә: “Без нас – нас женили”. Әгәр дә шул вакытта янымда Гали булмаса, мин сәхнәдән киткән булыр идем. Хәзер инде без сәхнәдә дә, тормышта да бер-беребезне тулыландырып иҗат итәбез, яшибез.
– Сез 32 ел бианай белән бер түбә астында яшәгәнсез, ирегез вафатыннан соң да аны 16 ел тәрбияләгәнсез. Бианай-килен мөнә­сәбәтләре хакында әйтеп узыгызчы.
– Мөселман халкында ирне, аның гаиләсен хөрмәт итү алгы сызыкка чыгарылган. Бу минем дә тәрбиямдә бар, каныма сеңгән иде. Әгәр дә иреңне яратасың икән, димәк, син аның әти-әнисен, туганнарын да хөрмәт итәргә тиешсең. Бианай-килен мөнәсәбәтенең бөтен сере менә шунда. Ә инде үземнең очракта, кешелеклелек факторы да роль уйнады. Габдрахман бакыйлыкка күчкәндә инәй инде өлкән яшьтә иде, шуңа күрә дә мин аны ялгызын калдыра алмадым. Ул 94 яшендә арабыздан китте. “Бары тик синең тәрбия аркасында гына мин шушы яшькә кадәр яши алдым”, – дип рәхмәт әйтеп, фатыйхасын биреп, якты дөнья белән хушлашты ул.
– Хыялланырга яратасызмы?
– Кеше хыялланырга тиеш! Мине нәкъ балачак хыялым сәхнәгә алып килде. Үз йортым булуы хакында хыялландым. Аллаһка шөкер, Благовещен районында Агыйдел яры буенда наратлар арасындагы авылда йорт төзедек. Оныкларымның тормышта үз юлларын табып, матур гомер кичерүләре хакында хыялланам һәм телим. Лиза белән Данил – бүген студентлар. Лиза иҗат, музыка юлын сайласа, Данил Габдрахман картәтисе кебек спортны үз итте – БДПУның физик тәрбия һәм спорт көрәше кафедрасы студенты.
– Әгәр дә үткән тормышка кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идегез?
– Әллә ни үзгәртмәс тә идем. Шулай да югары уку йортына укырга керер идем. Динебездә, гомер буе белем алу фарыз, диелгән бит, гәрчә, тормыш юлын узу да – үзе бер мәктәп.
– Сезнең кебек шәп җырчы, чагу артист булырга теләүче яшьләргә нәрсә әйтер идегез?
– Бервакытта да кемгәдер охшарга тырышырга кирәкми. Җырчыларны бер-берсе белән чагыштырырга да ярамый. Аларның һәркайсы – яландагы чәчәкләр кебек төрле-төрле. Үз юлыңны, репертуарыңны булдырып, җиңел-җилпегә алынмыйча, максатыңа ирешү өчен тырышып эшләргә кирәк.
– Сез – бик чибәр хатын-кыз. Искиткеч бүләк ясаучы ир-егетләр булдымы?
– Гайбәтләр күп булды, ә менә бернинди дә бүләк булмады. Габдрахманга бирелгән фатирда яшәдем, исем, дан артыннан бервакытта да соранып йөрмәдем, бары тик тырышып эшләдем. Аллаһка шөкер, хезмәтемне дәүләт җитәкчеләре күрде һәм күрә, берсеннән-берсе югары дәрәҗәдәге исемнәргә лаек булырга насыйп итте. Ходай миңа шушындый сәләт һәм аны үстерер өчен тырышлык биргәне өчен чиксез рәхмәтлемен.
– Нәзифә апа, матурлык серләре белән дә уртаклашыгыз әле.
– Тәү чиратта искиткеч матур табигатьле туган җирем – Учалы районының Ахун авылында, нәкъ шушы гаиләдә туып-үскәнемә Аллаһыма рәхмәтлемен. Эчке мәдәниятлелек, тәрбиялелек әти-әнидән бирелә. Гап-гади колхозчы булсалар да, әти-әнием җыр-моңга гашыйк, ихлас, гадел кешеләр булды. Әниемне авылдагы мәҗлесләрдә “Сәлимәкәй”, “Сибелә чәчәк” җырларын кабат-кабат җырлатканнары әле дә күз алдымда. Ул елмайса – бөтен тирә-як кояш нурларына манчылган кебек яктыра, әтием дә бик чибәр кеше иде.
Минемчә, барысы да эчке булмыштан килә. Гадәттә, күңеле саф кешенең тышкы кыяфәте дә матур була, минемчә. Моңа өстәп, кулыңнан килгәндә кешеләргә ярдәм итеп яшәргә тырышырга кирәк. Әлбәттә, үз-үзеңне формада тоту өчен физкультура ясау ярдәм итә, мунча керергә яратам.
– Иң бәхетле чагыгыз?
– Алар бик күп булды. Бәхетне бары тик күрә, таный һәм кадерен белергә, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк.

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас