+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Акча миңа үзе очып килде!.."

Әнвәр Нургалиев Казан тамашачысын әсир иткән.

"Акча миңа үзе очып килде!.."
"Акча миңа үзе очып килде!.."
"Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үз-үзен бик ышанычлы тота. Тамашачы күңелен дә яулый белә. Сүз саен, мин сезне яратам, дип кенә тора. Сорап алып, кул да чаптыра әле. Гомумән, ярату аның темасы инде. Күп җырлары мәхәббәт турында. Әнвәр үзе белән үзе таныштырып барды. Хатынына булган яратуы хакында сөйләде. “Күзләрем аңа гына карап тора”, диде ул. Яшьлегендәге кызык хәлләрне дә искә төшерде", - дип яза "Ватаным Татарстан".

– Гап-кади авыл малае бит мин. Уфада укыганда кесәдә бер тиен акчам калмаган чаклар күп иде. Берзаман тукталышта торам. Өйгә кайтырга кирәк. Акчам юк. Ашыйсы да килә. Әби өйрәткән догамны укып җибәрдем. Җилле көн иде. Каршы як кибеткә кереп баручы олпат гәүдәле ике кешенең берсенең акчасы төшеп китеп, минем янга очып килмәсме? Башта алыргамы дип озак уйландым. Аннары кесәгә тыктым да тулай торакка кайтып киттем. Шул акчаны атна ахырына кадәр җиткердем әле. Моннан сигез ел элек кенә бүген Казан сәхнәсендә басып торырмын дип кем уйлаган?! — ди ул. – Янәшәмдәге һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Аеруча билетларымны сатучы Флера Дәүләтшинага. Мин аны “Казан әнием” дип йөртәм. Язмышыма барыбер рәхмәтлемен. Кабат яшәсәм дә, аны үзем узар идем. Сынаулары да үземнеке, бәхетле көннәрем дә минеке, - дип сөйләгән Әнвәр.

Маладис инде, ни диясең тагын...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: