Салават шәһәрендәге концертында, аппаратурасы көйсезләнеп, җырчыга бер җырны берничә кабат җырларга туры килгән.
«Шулайрак булды бүген. Концерттагы беренче җырны 4 тапкыр җырлаганым юк иде әле…» – дип язган җырчы.
«Бүген концерт алдыннан форс-мажор булды. Утта «скачок» булып, аппаратура сүнде. Ярты сәгать техник тәнәфес ясарга туры килде. Шулай булса да, җырлаштык», – дип тамашачыларга рәхмәт белдергән төркемнең концерт директоры Гүзәл Карамиева.
Андый гына хәлләр була инде. Тамашачы аңлагандыр шәт.