+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Хатыным бу хәлдән чыгарды. Аңа рәхмәт..."

Элвин Грей псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы Радик Юлъякшин үзенең исерек килеш чыгышларына комментарий биргән.

"Хатыным бу хәлдән чыгарды. Аңа рәхмәт..."
"Хатыным бу хәлдән чыгарды. Аңа рәхмәт..."
"МУЗ-ТВ" каналына биргән интервьюсында әйткәнчә, аның алкоголь белән проблемалары, чыннан да, булган. Ул Русия музыканты Григорий Лепсның киңәшеннән соң зарарлы гадәтеннән баш тартырга карар иткән.

Башкортстан башкаручысының сүзләре буенча, аны бу хәлдән хатыны чыгараган. Моннан тыш, ул спорт белән шөгыльләнә башлаганын белдерде.

Элвин Грей социаль челтәрләрдә аның Яңавылда чыгыш ясаган видеосының басылуына ничек җавап бирергә белмәвен таныды. Кадрларда аның, сәхнә кырыенда утырып, тамашачылар белән аралашкан мизгелләре сурәтләнә.

Җырчы сүзләренә караганда, мондый хәл башкача кабатланмаячак.

Фото: Җырчының "ВКонтакте"дагы сәхифәсеннән

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: