+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кемдер баш күтәрә, кемдер яза..."

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның  бу мәсьәләдә дә анык позициясе бар. 

"Кемдер баш күтәрә, кемдер яза..."
"Кемдер баш күтәрә, кемдер яза..."
Ул татар телен гаиләдә сакларга һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды.
 
Бу хакта ул "Мәскәү — Татарстан күпере" яшьләр форумында белдерде.

"Татарстанда татар теле турында бик күп сөйләшүләр бара. Елдан-ел татарча сөйләшүчеләр кими. Күпләр борчыла, кемдер баш күтәрә, кемдер яза. Миңа калса, сугышырга да, баш күтәрергә дә, кычкырырга да, урамга байрак күтәреп чыгарга да кирәкми. Тел саклансын өчен бары ул телдә сөйләшергә кирәк, һичьюгы өйдә. Әгәр өйдә тәртипсезлек икән, без президентны гаепли һәм сәбәп эзли башлыйбыз. Сәбәбе — өйдә", - диде җырчы.

Ул чын татар урысча акцент белән сөйләшергә тиеш, дип тә шаяртты. Кем аның белән килешә?


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: