+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәскәүдә "Дуслык" вокаль ансамбленең концерты узды

Тамашада, шулай ук, Азамат Әхмәтзадин һәм Мәскәүнең “Алтын Ай” башкорт бию ансамбле чыгыш ясады.  

Мәскәүдә "Дуслык" вокаль ансамбленең концерты узды
Мәскәүдә "Дуслык" вокаль ансамбленең концерты узды

Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Азамат Әхмәтзадин анда баян һәм курайда татар һәм башкорт халык җырларын башкарды.

Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Анастасия Бобович башкаруында "Царская невеста" операсыннан Марфа ариясе һәм М. Глинканың академик эшкәртүендә Пушкинның "Я помню чудное мгновение" шигыре яңгырады.

Концерт тамашачылары шулай ук "Дуслык" вокаль ансамбле хормейстеры Екатерина Чичерова башкаруында Н. Римский-Корсаковның "Снегурочка" операсыннан Кар кызы ариясеннән ләззәтләнде. Дарья Миронова "Сказка о Царе Салтане" операсыннан Патша кызы ариясен һәм В. Городовская эшкәртүендә "Выйду ль я на реченьку" урыс халык җырын җырлады.

Концертта Р. Яхинның "Язгы кичәләр" циклыннан музыкаль композицияләр яңгырады, аларны ансамбльнең концертмейстеры, Халыкара һәм чит ил конкурслары лауреаты Юлия Калинина һәм И. Х . Шиһапов җитәкчелегендәге "Тальян" татар җыры театры солисткасы Рената Бәдамшина башкарды.

Мәскәүнең "Алтын Ай" башкорт бию ансамбле биючеләре башкорт халкының сыйфатларын, гадәтләрен һәм көнкүрешен бию призмасы аша тапшырды. Концерт һәр тамашачының күңелендә тирән эз калдырды.

Гүзәлия Баймөхәммәтова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: