Әнә берсе җырчыга мәхәббәтен сәхнәгә үк менеп аңлаткан. Бу абзый яратуын әйтер өчен махсус килүен дә сөйләгән.
«Мин сине яратам, дип әйтергә чыктым. Хатынымнан кала, әлбәттә. Мин сиңа гашыйк: җырыңа, үзеңә, матурлыгыңа, телеңнең осталыгына, үткерлегеңә. Мишәр дигән исемгә лаек син!» – дигән гашыйк абзый.
«Сине бүген өчпомак белән сыйладылар, шигырь дә булды. Рөхсәт итсәң, яратуымны җыр белән белдерер идем», – дип, Илсөяне фанаты җыр да сузып җибәргән:
«Кашың кара, кашың кара,
Күзең дә кара синең.
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.
Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры.
Әллә сиңа бирелдеме
Бөтен дөньяның нуры?!»
Фото: интертат