Ул «ТНВ»ның YouTube каналында чыга торган "Ә син?" тапшыруында кунакта булган.
"Хәмдүнә апа белән эшләгәндә, Балык Бистәсенә концерт белән килдек. Сәхнәгә чыгар алдыннан каеш буарга онытканмын. Анда мин: «Мин – юанша», – дип тамашачы янына йөгереп чыгарга тиеш идем. Ыштаным төште дә китте. Шунда мин, чын әйтәм, бик каты оялдым", - дип сөйләгән Винарис.
Винарисны халык дәррәү алкышлый башлаган. Ә ул оялып кереп киткән һәм аны сәхнәдә Хәмдүнә Тимергалиева алыштырган.
Фото җырчының шәхси архивыннан.