+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Уем – тамчы, моңым – чишмә»

Илеш районы үзәк китапханәсендә Җәмил Әбделмановның иҗат кичәсе узды

«Уем – тамчы, моңым – чишмә»
«Уем – тамчы, моңым – чишмә»

 

Илеш районы үзәк китапханәсенең “Илһам” әдәби-музыкаль клубы бик актив эшли. Аның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Ул бик күпләргә илһам канаты бирә, үз-үзләренә ышанычын арттыра. Сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючы шәхесләр белән очрашулар, кичәләр үткәрү  әлеге клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллинаның тынгысыз булуы һәм үз эшен югары дәрәҗәдә башкаруын, фидакарь хезмәт салуын дәлилләп тора.

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, М. Акмулла, М. Өмөтбаев исемендәге премияләр лауреаты Җәмил Әбделмановның иҗат кичәсенә мәртәбәле кунаклар да чакырулы иде. Алар арасында  якташы, иҗатташ дусты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, прозаик, 200ләп популяр җыр авторы Дилә Булгакова, хезмәттәше, дусты, Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры, бик күп халыкара конкурслар лауреаты, виртуоз баянчы, композитор Фирдус Шәрәфуллин, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, җырчы Урал Нигъмәтуллин, студентлары – Башкортстанның атказанган артисты Дамир Таипов, Радик Гәрәев исемендәге республика җырчылар конкурсының Гран-при иясе Хәйдәр Мохтаров, Салават Шәйхуллин, Роберт Исламов та бар иде.

Чараны Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев ачып, кунакларны сәләмләде һәм бәрәкәтле Илеш җирендә яшәүчеләрнең һәрвакыт кунакчыл булуын ассызыклады.

– Илешлеләр – кунакчыл халык. Ишекләребез һәрвакыт ачык. Ешрак килегез, без Сезне тирән хөрмәт итәбез, һәрвакыт ихлас күңелдән көтәбез! Шәхсән үземнән озын гомер, бәхет, иҗади уңышлар телим, – диде Рөстәм Флүр улы.

Дилә апа Булгакова якташы, иҗатташ дусты Җәмил Гәбделәхәт  улы белән чын күңелдән горурлануын, соклануын әйтте, аңа багышланган шигырен сөйләде, иң изге теләкләрен дә җиткерде. Дилә Хәмзә кызы Илеш районы үзәк китапханәсенә үзенең күптән түгел генә дөнья күргән дини эчтәлекле, Аллаһ Тәгаләгә, Аның илчесенә мәдхияле һәм бисмиллалы әсәрләре тупланган җыентыгын бүләк итте. Ә инде Җәмил Әбделмәнов Дилә Булгакова сүзләренә Нур Даутов иҗат иткән “Син онытма җирдә мин барын” җырының тарихын мавыктыргыч итеп сөйләде һәм тамашачыларга җырлап та ишеттерде.

Кичә шигырь һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, җырчы Урал Нигъмәтуллин да зәвыклы итеп Мостай Кәримнең шигырьләрен укыды, музыкаль күчтәнәчен бүләк итте.

Чараның иң дулкынландыргыч мәле Җәмил Әбделмановның студентларының чыгышы булды, дисәм, арттыру булмас. Җырчы-укытучы үзе югары дәрәҗәдәге һәр чыгышыннан соң көчле алкышларга күмелде, шуңа күрә залда утыручыларның күңелендә яшь артистларның чыгышы нинди булыр икән дигән сорау тугандыр. Ә инде бер-бер артлы чыгыш ясаган студентлардан соң, бу шикләнүләр тулысынча юкка чыкты. Уфа сәнгать институтының бишенче курс студенты Хәйдәр Мохтаров искиткеч югары дәрәҗәдә – Сафуан Әлибаев сүзләренә Рим Хәсәнов иҗат иткән “Соң түгелдер”, Мөслим Магомаев репертуарында булган “Синяя вечность” җырларын башкарып, көчле алкышларга күмелде, сәләте белән сокландырды. Күптән түгел генә Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган,  халыкара конкурслар лауреаты, Ваһапов исемендәге фестивальнең Гран-При иясе Дамир Таиповның,   Уфа сәнгать институтының дүртенче курс студенты Салават Шәйхуллинның, Уфа сәнгать училищесының дүртенче курс студенты Роберт Исламовның да чыгышлары көчле алкышларга күмелде, тамашачыларның күңеленә хуш килде. Әйткәндәй, Салават Шәйхуллин –Илеш районы Үрмәт авылы егете. Бу көнне аның әнисе Нәрисә Нәүфәл кызы да улының чыгышын карап хозурланды, дулкынланып чыгыш ясаганда укытучысы, профессор Җәмил Әбделмәновка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Роберт Исламов җырлар алдыннан тарихи Ватанында чыгыш ясавын белдерде. Баксаң, аның картәнисе Дәсимә белән картәтисе Фоат чыгышлары белән Кадер һәм Исәмәт авылларыннан икән. Гаилә коргач, алар Казахстанга чирәм җирләрне күтәрергә китә һәм соңрак Хәйбулла районында төпләнеп кала. Роберт инде Хәйбулла районы Акъяр авылында туып-үскән.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова үз чыгышында Җәмил Габделәхәт улының дөнья күләмендәге сәхнәләрдә чыгыш ясап, дан казанган югары дәрәҗәдәге җырчы булудан тыш, шулай ук югары дәрәҗәдәге укытучы булганлыгы белән соклануын яшермәде.

– Хөрмәтле Җәмил Габделәхәтович, Сезгә зур рәхмәт сүзләрн җиткерәбез. Укытучы һөнәренең никадәр авыр, катлаулы икәнлеген беләбез, шуңа күрә дә сокланабыз. Бүгенге һәр укучыгызның югары дәрәҗәдә чыгыш ясавы артында Сезнең хезмәт, тырышлык, сабырлык, тәрбия ята. Укучыларыгыз да үзегезгә охшап тыйнак, әдәпле, зәвыклы. Юкка гына, укытучысы нинди – укучысы да шундый, дип әйтмиләр, – диде озак еллар Мәдәният сараенда эшләгән, ветераннар хорын җитәкләгән Рәсилә Мирзамөхәммәт кызы.

Бу көнне Уфа кунаклары Югары Яркәйдәге балалар сәнгать мәктәбендә вокал буенча остаханә дә үткәрде. Җәмил Әбделманов балаларның вокал чыгышын тыңлап, киңәшләрен бирсә, Фирдүс Шәрәфуллин баянда уйнады.  Ә инде Хәйдәр Мохтаров балалар каршында чыгыш ясады.

– Мондый очрашулар безгә бик кирәк иде. Балаларның алга омытылышы булырына, иҗади үсүләренә, канатлары ныгыячагына һичшиксез ышанам. Укытучыларыбыз өчен – тәҗрибә уртаклашу, укучыларыбыз өчен дәрәҗәле укытучылардан киңәш алу – бәясез, – диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Фәсхиева.

Кичәне әзерләп алып баручы Клара Хәлиуллина сценарийны эчтәлекле итеп төзеп, Җәмил Әбделмановның биографиясе, тормыш һәм хезмәт юлы, гаиләсе хакында да мәгълүмат бирде. Җәмил Габделәхәт улы алып баручының сорауларына тулы һәм кызыклы җаваплар биреп, җылы әңгәмә дә килеп чыкты.

Чараның башыннан азагына кадәр моңлы да, дәрте дә баян тавышы белән бизәүче Фирдүс Шәрәфуллин белән Җәмил Әбделманов хезмәттәш кенә түгел, ә инде күптәннән тугры һәм якын дуслар да.

– Безнең дуслыкка инде утыз елдан артык.  Икебез дә яшь булсак та, безне шагыйрьләр, журналистлар белән берлектәге очрашуларга еш чакыралар иде: мине – гармунчы, Җәмилне – җырчы буларак. Бик күп районнарда иҗади командировкаларда бергә йөрергә насыйп булды. Бер институтта эшләвебез дә дуслыгыбызны ныгыта гына. Җәмил бик тырыш, таләпчән, гадел һәм гади, – диде Фирдүс Хәнәфи улы.

Әйткәндәй, Җәмил Әбделманов белән Фирдүс Шәрәфуллин икесе дә гәзитебезнең якын дуслары. Төрле чаралар, очрашуларда алар үзләре һәм аларның студентлары катнаша. Бу көнне аларның икесенә дә “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов кул куйган Рәхмәт хатын гәзитебезнең журналисты Зөһрә Исламова тапшырды.

– Мин Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булуым, шушы зур һәм тату коллективта эшләвем, шулай ук Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында студентларым белән үземнең белем-тәҗрибәм белән уртаклаша алуым, үз тамашачым булуы белән чиксез бәхетлемен һәм Ходайга рәхмәтлемен. Һәр укучымның әти-әнисенә сәләтле, акыллы балалар тәрбияләгән өчен рәхмәтлемен, чөнки уку дәверендә аларның һәркайсы минем үземнең балаларым кебек якынга әйләнә.   Илеш районы үзәк китапханәсе директоры Айгөл Казыйхановага, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллинага, тәмле телле, оста куллы һәр китапханәчегә зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез киләчәк буынга халыкның зур шәхесләрен танытуда, аларның иҗаты, хезмәте белән таныштыруда гаять зур эш башкарасыз, – диде Җәмил Габделәхәт улы.

Җырлы-моңлы, шигырьле, фәһемле очрашу Җәмил Әбделманов башкаруында Ирек Кинҗәбулатов сүзләренә Фирдүс Шәрәфуллин иҗат иткән “Гомер” җыры белән тәмамланырга тиеш булса да, тамашачы яраткан җырчысын көчле алкышларга күмеп, кат-кат  җырлатты, рәхмәт сүзләрен кабатлый-кабатлый яшәүгә көч, илһам, дәрт алып таралышты.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Фото: Рәзилә Яппарова.

Илеш районы.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: