+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада Халыкара VIII «Туганлык» фестивале узачак

Быел театр бәйрәме форматын киңәйтергә карар ителде.

Уфада Халыкара VIII «Туганлык» фестивале узачак
Уфада Халыкара VIII «Туганлык» фестивале узачак


Әгәр элек ул «Төрки телле театрлар фестивале» дип аталган булса, быел ул беренче тапкыр «Милли театрлар» эгидасы астында узачак.

"Туганлык" фестивале 14 спектакль тәкъдим итәчәк. Конкурс программасында - Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Осетия-Алания, Чувашстан, Калмыкия, Абхазия, Тыва, Дагстан, Марий Эл театр коллективлары спектакльләре.

Башкорт академия драма һәм Псков драма театрларының спектакльләре конкурстан тыш күрсәтеләчәк.

Милли театрлар фестиваленә Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Олег Табаковның Мәскәү театры сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Владимир Машков хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган.

Фестиваль 16-23 майда Уфада узачак. Аның оештыручылары - Башкортстан Хөкүмәте һәм республика Мәдәният министрлыгы. Спектакльләр Башдрамтеатр, Уфа "Нур" татар дәүләт театры, Милли яшьләр театры сәхнәләрендә күрсәтеләчәк.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: