+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ул очсыз җырны күпме тыңласаң да..."

Җәвит Шакиров, һәрвакыттагыча, бәреп әйткән.

"Ул очсыз җырны күпме тыңласаң да..."
"Ул очсыз җырны күпме тыңласаң да..."
Җәвит Шакиров, сәнгатьтә бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый, дип саный. Ул бу хакта «Татар-информ»да «Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә сөйләгән.

«Бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый. Заманында бушлай да эшләдек, беркайчан да хәзерге яшьләр кебек беренче эш итеп акча сорамадык. Шуңа күрә безне халык ярата, хөрмәт итә. Һәр эшнең асылы яхшы, нәтиҗәсе матур булсын өчен үз эшеңне яратырга һәм фанат булырга кирәк. Акча түләп кенә, «мине җырлатыгыз әле» дияргә ярамый, чөнки җырның мәгънәсе булырга тиеш. Ул очсыз җырны күпме тыңласаң да… Акча түләгәч, артист үзе канәгатьтер. Әмма аның: «Минем җырны тыңлаган тамашачы канәгать микән?» – дигән фикере булырга тиеш. Ул - эфирны юкка сарыф итү», – дигән Җәвит Шакиров радиоларда яңгыраучы җырлар турында.

Ул, шулай ук, җыр сүзләре иҗат итүчеләргә мәгънәле һәм тәрбияле җырлар иҗат итәргә кирәклеген әйткән. «Балаларны мәгънәсез, бер үк шигырьдә йөз тапкыр кабатланган шигырь юллары, истә калмый торган көйләр белән генә тәрбияләп булмый», – дигән артист.

«Мәгънәле, көн кадагына суга торган, тәрбияви, истә кала торган һәм йөз кызармаслык матур шигъри юллар языгыз. Минем музыкаль белемем юк. Тик кемнәрдер демо-вариант дип, ниндидер көйләр уйлап йөри дә, «шуңа шигырь кирәк иде», – ди. Башта бит көй тумый. Шигырьне укыгач, аның мәгънәсен аңлагач кына көй туа. Мин үземне зур шагыйрь дип әйтмим, мин - яшь һәм өметле шагыйрь», – дигән фикердә Җәвит Шакиров.


Фото: татар-информ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: