+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һич тутыкмас, һич саекмас гүзәл “Халкым хәзинәсе”!

Бәләбәйнең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә шаулап-гөрләп “Халкым хәзинәсе” муниципаль татар мәдәнияте фестивале узды. Анда барлыгы Бәләбәй шәһәреннән һәм районыннан 35 коллектив катнашты.

Һич тутыкмас, һич саекмас гүзәл “Халкым хәзинәсе”!
Һич тутыкмас, һич саекмас гүзәл “Халкым хәзинәсе”!


Ел саен уздырылучы әлеге зур чараның максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телне үстерү. Фестивальнең дүрт номинациядән торган (вокал, уен кораллары, нәфис сүз, хореография) конкурсында балалар, өлкәннәр, коллективлар берсеннән-берсе матур чыгышлары, осталыклары белән тамашачыларның көчле алкышларына, таләпчән жюриның гадел һәм югары бәясенә лаек булдылар.
– Барысы да җиңүче булачак. Бәләбәй җире күпмилләтле. Мондый фестивальләр безнең бер халык икәнлегебезне аңларга ярдәм итә, берләштерә, – дип сәламләде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин.
Бөтендөнья татарлары конгрессының урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Гәрәевның да фестивальгә уңышлар теләп фатыйха бирүе, чараның мәртәбәсен күтәрү белән бергә, катнашучыларга җиңү теләге, чәм өстәде.
Безнең халкыбыз биергә дә, җырларга да ярата, татар күңеле ак моңнан, шигъри ялкыннан, бию очкыныннан тора ул. Әлеге чагу, тамашачы белән сәхнә осталарын бер дулкында тибрәткән фестиваль – моңа ачык дәлил. Кечкенә балаларның күпләп сәхнәгә чыгуы, анда башка милләтләр вәкилләренең дә теләп катнашуы, барлык катнашучыларның милли киемнәрдә чыгыш ясавы, башкару осталыгының камилләшә баруы – болар барысы да сөенечле күренеш. Популяр җырлар белән бергә халкыбызның гүзәл җыр хәзинәсеннән “Су буйлап” (Александра Гончарова), “Умырзая” (Зөлфия Әгъзамова) кебек үлемсез җырларның яңгыравы да фестиваль максатларын бик тә аклый.
Хореографик номерларының күп булуы, аеруча балаларның сәхнә балкытуы кемнең генә күңеленә хуш килмәде икән! Ә өлкәннәрдән Семенкино авылы мәдәният йортыннан “Танташ” фольклор коллективының шаян татар биюен башкаруы бию сәнгате теленең нинди гүзәл була алуын ачык күрсәтте. Нәфис сүз осталары Галия Әхмәтшина, Алия Шәймөхәммәтова зур осталык белән шигырьләрен сөйләгәндә тамашачылар тын алырга да базмый утырды шикелле. Нәзирә Фәрхетдинова (татар курае) белән Әдһәм Шәймөхәммәтовның (гармун) бергә татар халык көйләрен башкаруы йөрәкләрнең иң нечкә кылларына чиртте.
Гала-концерт һәм бүләкләр тапшыру мәле фестивальнең иң матур һәм тантаналы өлеше булды. Һәр номинациядә төрле яшь төркемнәрендә призлы урыннарга лаек булган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, татлы призлар тапшырылды. Жюри карары буенча Гран-прига “Ак калфак” вокаль төркеме лаек булды (оешма җитәкчесе — Галия Әхмәтшина, музыка җитәкчесе — Зөлфирә Әүбакирова).
Жюри рәисе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Разетдинов ата-аналарга, сабырлык белән балаларны чарага әзерләгән җитәкчеләргә, оештыручыларга, фестивальне дә, гала-концертны да матур итеп алып баручыларга, милли-мәдәни үзәк директоры Л. Г. Джимага рәхмәт белдерде. Рәсүл Корбан улы исә иң күп номерлар белән катнашкан Бәләбәй татар гимназиясенә (директоры — Д. Ф. Хәбибрахманов, сәнгать бүлеге җитәкчесе, җыр укытучысы — Тимерхан Әхмәтов, Гүзәл Әхмәтова, бию укытучылары — Әлфия Меркулова, Энҗе Баһаветдинова) рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, фестивальне оештыруда, спонсорлык ярдәме күрсәтүдә Рәсүл Корбан улының тырышлыгы зур булды.
Шушы урында кечкенәләрне зур сабырлык белән фестиваль конкурсына әзерләгән балалар бакчалары мөдирләренә һәм тәрбиячеләренә дә (“Каенкай” – Нурия Гарифуллина, Зөһрә Нуриева; “Буратино” – Елена Калиниченко, Надежда Зубова) рәхмәт әйтәсе, башкалар да алардан үрнәк алсын иде дигән теләк белдерәсе килә. Милли киемнәрдә кечкенә балаларны сәхнәдә күрү – шатлыкның да шатлыгы.
Фестивальдә район авылларыннан катнашучыларның, нәфис сүз осталарының аз булуына күз йомып булмый. Татар моңының, туган телебезнең туган җире авыл бит, бар әле ул авылларда талантлы милләттәшләребез, уятып, дәртләндереп җибәрергә генә кирәк!
Инде дүртенче тапкыр уздырылган фестиваль халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып килүче мәдәни хәзинәсенең гаять бай һәм гүзәл булуын, Бәләбәй җирендә талантлар чишмәсенең һич тә саекмавын, киресенчә, нәни чишмәләр бәреп чыгып, кушылып кына торуын янә раслады, яңа талантлар ачты. Сөекле Тукаебыз сүзләре белән әйтсәк, “халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул”.

Зәйфә Салихова,
жюри әгъзасы.
Бәләбәй шәһәре.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: