+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милләткә бүген ни кирәк?

“Әллүки”ле көй, Тукайлы туган тел кирәк”, – ди Нефтекама шәһәрендә милли рухыбызны саклап калу өчен тырышучылар.

Милләткә бүген ни кирәк?
Милләткә бүген ни кирәк?


Нефтекама шәһәрендә татар халкы, 2010 елгы җанисәп нәти­җәләре буенча, икенче урынны били. Күпмилләтлелек — безнең илнең иң матур бизәге ул. Һәр милләтнең мәдәнияте, сәнгате — ул илебезнең байлыгы. Шуңа күрә дә һәр милләтнең үсүе, саклануы мөһим. Шөкер, Нефтекамада бу уңайдан бик күп эшләр башкарыла. Шәһәрдә милли мохитне үстерүгә татар эшлеклеләре зур өлеш кертә.

Милләт турында сүз йөрткәндә аны иң кечкенәләрдән башларга кирәктер, чөнки балаларыбызга милли тәрбия бирмибез икән, киләчәктә милләт турында сүз алып бару урынсыз. Шуңа да бу эшне балалардан башларга кирәк. Кызганычка каршы, балалар татар телендә сөйләшми. Бу безнең милләткә генә кагылмый, мари, удмурт, башка телләргә дә куркыныч яный. Бүген татарча сөйләшмәгән бала киләчәк буынга аны тапшыра алмаячак. Бу проблема инде мәктәпләр генә хәл итәр дәрәҗәдән күптән чыккан һәм моны дәүләт сәясәте һәм барыбызның да тырышлык ярдәмендә генә төзәтеп буладыр.
Нефтекамада бу өлкәдә балалар бакчаларында зур эш алып барыла, мәктәпкәчә учреждениеләрдә милли түгәрәкләр эшли, ике балалар бакчасында татар төркемнәре бар. 23нче балалар бакчасы татар полилингваль мәктәбенең база учреждениесе булып тора.
Мәктәпләргә килгәндә, “Башкортстан Республикасы халыклары турында” Закон нигезендә, шәһәребез мәктәпләрендә дә милли мәгарифне, туган телләрне үстерү буенча зур эшләр башкарыла. Шәһәрдә барлыгы 17 гомуми белем бирү учреждениесе бар, аларда 19 татар теле укытучысы эшли. Мәктәпләрдә заманча жиһазландырылган кабинетлар булдырылган. Балаларга туган телебезне укытуда югары белемле, беренче һәм югары категорияле, үз эшләрен яратучы, Русия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән укытучылар хезмәт куя. Белем ягыннан гына түгел, милләт, иҗат ягыннан да зур потенциалга ия алар. Һәрберсе — тәжрибәле, тел өчен, милләт өчен янып торучылар.
Безнең 10нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Корбанова Башкортстанда үткән “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында беренчелекне яулады, аннан соң Русия күләмендә җиңүче булды. Укытучылардан көчле команда тупланган, Рәзинә Нуриәхмәтова, Рәсимә Идрисова, Эльмира Зарафетдинова, Алия Шәфыйкова, Гөлнара Шәрәфиева, Гөлназ Корбанова, Ләйсән Вәлиуллина, Таңчулпан Галләмова, Ралия Гыйззәтуллина, Рузилә Деникаева, Рүзилә Нурова, Ләйсән Хәкимова, Рәфинә Хәмәтханова шәһәрдә, республикада үткән чараларда, конкурсларда һәрдаим лаеклы урыннар яулап килә. Мәгариф бүлеге методисты Рушана Имамованың укытучылар, укучылар белән эшләү тәҗрибәсе зур, аның туган телләрне, шул исәптән, татар телен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Мәдәният өлкәсенә килгәндә, Нефтекама дәүләт филармониясе ачылганнан бирле биредә “Кайтаваз” татар төркеме эшләп килә. Аның җитәкчесе Рифкать Габделҗанов, артистлар Чулпан Гафурҗанова, Нәфис Нигамәев, Ильяс Гәрәев, Илнур Мөфтәхов республикада гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә булып, милли җырларны халыкка җиткерә, алар репертуарында асыл җырларыбыз саклана. Шулай ук Шәһәр мәдәният үзәгендә Дамир Арсланов җитәкчелегендә — “Ләйсән”, балалар иҗат мәктәбендә Айгөл Африданова җитәкчелегендә “Умырзая” вокал ансамбльләре, Машиналар төзү техникумында “Ихлас” вокал төркеме (җитәкчесе — Дамир Арсланов), Нефть колледжында Гөлчәчәк Йосыпова җитәкчелегендә “Сандугач” төркеме, Балалар иҗат сараенда Ленар Әхмәтҗанов җитәкләгән вокал түгәрәге эшләп килә.
Нефтекама шәһәре барлыкка килеп, өч ел үтүгә анда урыс театры белән бергә татар театры ачыла, бу үзе үк шәһәрдә сәнгатьне никадәр яратучы кешеләр яшәве турында сөйли. Шәһәр халкын озак еллар төрле постановкалар белән шатландырып килгән бай тарихлы труппа әлеге көнгә кадәр эшли. Аны озак еллар танылган режиссер Марс Нуртдинов җитәкләде, бүген Илмира Әлетдинова алып бара.
Шәһәрдә милли китапханә булмаса да, китапханәләрдә милли юнәлештә зур эш алып барыла. Татар җанлы китапханәчеләр Фәйрүзә Хуҗина, Гөлфия Бәхтиева бу эшне күңелләрен биреп башкара.
Милли рухны, туган телне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү эшендә зур урынны милли оешмалар алып тора. Шәһәрдә 1989 елдан Татар милли-мәдәни үзәге эшләп килә. Эшчәнлеге киңкырлы булган бу оешманы бүген “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова җитәкли. Республиканың иң олпат татар басмасы белән берлектә башкарган эшләре зур аның. Гөлнара Рәшит кызы шәһәрдә 2009 елда “Гармун бәйрәме”н башлап җибәрде һәм аны даими оештырып килә. Гадәттә, шәһәрдә Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә үткән бу чарада йөздән артык гармунчы җыела.
Шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау, әтиләрнең гаиләдә тоткан урынын, абруен күтәрү максатыннан Гөлнара Гыйлемханова тарафыннан шәһәр күләмендә “Әтисе баласы” дигән бәйге үткәрелә. Биредә әтиләр уллары һәм кызлары белән уртак һөнәрләрен күрсәтә. Бик күп әтиләр читтә эшләргә мәҗбүр булганлыктан, балаларга әтиләр тәрбиясе җитми, гаилә башлыклары тәрбия эшеннән читтә кала, дип, әлеге проблеманы еш күтәрә бәйрәмне оештыручы Гөлнара ханым.
Моннан берничә ел элек Гөлнара ханым шәһәрдә Композиторлар берлеге төзү идеясе белән чыккан иде.
— Шигырь язучылар да, җыр язучылар да күп, аларны берләштерергә, бер-берсе белән таныштырырга иде. Берлектә эшләсәләр, эшләре нәтиҗәлерәк барыр. Бәлки, үзебезнең авторларның сүзләренә көйләр язылыр, — дигән фикерне алга сөрде ул.
Нәтиҗәдә, талантлы үзешчәннәрне туплаган берлекне бик күп җырлар һәм көйләр авторы Данил Хуҗин җитәкләде. Шушы еллар эчендә үзе, Чулпан Гафурҗанова, Галихан Җиһаншин, Рәүф Төхбәтуллин, Илдар Мәгъдәнов, Рәзиф Тимергалиев тарафыннан язылган бик күп җырлар барлыкка килде.
Шәһәрнең татар мәктәбендә Милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова белән берлектә оештырылган “Знай наших! Безнекеләр дисеннәр!” дигән проект та игътибарга лаек. Аның чикләрендә “Инеш” иҗат-әдәби берләшмәсендә торучы татарча язучы каләм осталары һәм “Поэтический Нефтекамск” берләшмәсе авторларының иҗат җимешләрен өйрәнеп, аудиоконтент төзелде.
— Мондый эш бик кирәк. Беренчедән, балалар үзебезнең шагыйрьләрнең иҗаты белән таныша, икенчедән, туган телдә сәнгатьле итеп укырга өйрәнә, өченчедән, шәһәр шагыйрьләре иҗаты буенча аудиоконтент төзелә, — ди Гөлнара ханым.
Шулай ук тынгысыз журналист тарафыннан ике ел рәттән шәһәрдә зурлап “Бәлеш бәйрәме” үткәрелә, анда катнашучыларның саны йөздән артып китте, ә бәйрәмне карарга дистәләрчә мең кеше җыела.
Шәһәрдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе эшли, аны озак еллар Рушана Имамова җитәкли. Оешма каршында Светлана Вәлиева җитәкләгән “Ак калфак энҗеләре” фольклор төркеме эшләп килә, аларның да эше күпкырлы. Халкыбызның төрле гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калу белән беррәттән, “Аккалфакчылар” яшь буын белән дә бик актив эшли. Светлана Хафиз кызы тырышлыгы белән “Нур” балалар театры оештырылып, ел саен бер әкият сәхнәләштерелә. Узган елда, шәһәребезнең 60 еллык юбилеена “Ак калфак энҗеләре” шәһәр читендәге ташландык чишмәне тергезеп, матур итеп эшләп, төзекләндереп куйды. Бу эштә тынгысыз җан иясе, хезмәт ветераны Светлана Хафиз кызы башлап йөрде һәм бик күп көч салды.
Шулай ук өлкән буын кешеләреннән торучы “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле дә шәһәрдә үткән бер чарадан да читтә калмый. Өлкәннәр көненә, Әниләр көненә концерт әзерләсенме, балалар белән бакчаларда чыгыш ясасынмы — халык аларны һәрчак җылы кабул итә. Җитәкчеләре Фируза Бәдамшина кулы астында алар бик күп матур, изге эшләр башкара.
Әлеге төркемнәр үткәргән чаралар балалар бакчаларында аеруча күңелле үтә. “Орчык бәйрәме”, “Бал бәйрәме”, “Уңыш бәйрәме”, “Яулык бәйрәме”н балалар бик яратып карый, үзләре дә катнаша.
— Мондый чараларны үткәргәндә менә нинди фикергә килдем: өлкәннәр еш кына “Әй бала-чагага кызыкмыни инде ул?” дип карый. Әлеге эшне берничә ел дәвамында алып барып, шуны әйтәсем килә: балаларга кызык! Алар өчен телефон, планшетлар — гадәти әйбер. Ә менә йон яза торган каба, орчык, умарталар кызык. Тамаша барышында нәниләр, безгә кушылып, чиратка басып йон эрли. Без куллары пычраныр дип бирмибез, алар сорап ала, кызыксына. Шуңа күрә бу эшне дәвам итәргә кирәк, — ди Гөлнара Рәшит кызы.
Милли мәдәниятләр үзәге каршында үткән елда гына “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының шәһәр бүлекчәсе җитәкчесе Чулпан Гафурҗанова тарафыннан төзелгән “Чулпан” фольклор төркеме дә үзен шәһәр халкына танытып өлгерде, аның талантлы кызлары башкарган җырлар халык күңеленә үтеп керде. Шушы көннәрдә “Чулпан” ансамбле “Безгә нибары бер яшь!” дигән программа белән чыгыш ясады.
Шулай ук Милли-мәдәни үзәк каршында Гөлнара Гыйлемханова тырышлыгы белән “Талбишек”, “Түбәтәй” татар ансамбльләре барлыкка килде. Шунысы күңелле: төркемнәр өчен костюмнар тегелә, аларның матди хәле яхшыра бара.
Шәһәрнең каләм тибрәтүчеләре “Инеш” иҗат берләшмәсенә тупланган. Бүген ул егермедән артык каләм тибрәтүчене берләштерә, максат — яшьләр белән күбрәк эшләү, аларны җәлеп итү. Әлеге вакытта “Инеш”не Әдис Зиннәтуллин җитәкли. Гөлнара Рәшит кызы, журналист буларак, төрле очрашулар, әдәби кичәләр, шигырь бәйгеләре, Әнгам Атнабаевка, Мостай Кәримгә, Роберт Миңнуллинга багышланган чараларны бик еш үткәрә.
Шәһәр рәссамнары Зинфира Гыйләҗева, Айдар Усманов һәм башкалар татар айлыгында гына түгел, ел әйләнәсенә татар дөньясында кайнап яши, төрле күргәзмәләр оештыра, шәһәрдә үткән чараларда актив катнаша. Монда узган елда арабыздан киткән Рәүф Әхмәтгәрәевны да телгә алырга кирәк, аның да татар тормышына керткән өлеше бик зур булды.
Халкыбыз тарихын, туган якны өйрәнү буенча да зур эш алып барыла шәһәрдә. Милләтәшләребез Әдип Низамов, Рәмзилә Акмалова, Альберт Хариповның шәхси музейлары шәһәрнең генә түгел, республиканың да горурлыгы булып тора. Биредә укучылар белән экскурсияләр, осталык дәресләре үткәрелә.
Соңгы елларда Милли-мәдәни үзәктә СВОда катнашучы хәрбиләргә посылка җыю, хат язу, окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәре үрү, токмач кисү кебек эшләр җанландырып җибәрелгән, илледән артык пар оекбаш бәйләп, солдатларга озатылган. Бу эштә аеруча Зинидә Фәйзуллина, Нурия Галиева, Сабира Закирова, Фаягөл Фәткелбаянова, Фәридә Шәйморатова, Мәүлия Хәбибуллина, Диләрә Рәхимова, Миләүшә Җиһаншина, Рәисә Ямилова активлык күрсәтәләр.
Бу айда Нефтекамада татар теле һәм мәднияте айлыгы үтә. Барлыгы илледән артык төрле чара үткәрү каралган. Быел беренче тапкыр “Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесе үтәчәк.
— Бу эш тә телебез югалмасын, балалар телне, милли җырларыбызны белсен дигән максаттан чыгып үткәрелә. Аны “Кызыл таң” республика гәзите, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, шәһәрнең мәгариф бүлеге белән берлектә башлап җибәрдек, — ди Гөлнара Рәшит кызы.
Бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдә милли юнәлештә, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен зур эш башкарыла. Алга таба эшлисе эшләр дә күп һәм киңкырлы.
— Иң мөһиме — бергә булыйк, бердәм булыйк! — ди Гөлнара Рәшит кызы.

Фәридә МИНӘҖЕВА.
Нефтекама шәһәре.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: