+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милли киемдә тарих чагыла

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

Милли киемдә тарих чагыла
Милли киемдә тарих чагыла

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

Бәйрәм 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

Безнең республикада йөздән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйләүче зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.
Традицион башкорт киеменә моданы да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
Төбәк Башлыгы ир-егетләр өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмының классик вариантын раслады. Моннан тыш, ир-егетләр костюмы камзол, билбау-кушак, түбәтәй белән тулыландырылырга мөмкин.
Хатын-кызларның стильләштерелгән эш костюмы эшлекле күлмәк, тыйнак чигүле блузка һәм итек, эшлекле пиджак яисә жилет, камзол, шулай ук костюм белән гармонияле классик аяк киемен үз эченә ала. Хатын-кызлар, шулай ук, тыйнак зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия куллана ала.
Костюмнарны ирекле стиль киемнәре (джинсылар, шортылар, үтәкүренмәле блузкалар), шундый ук аяк киемнәре (кроссовкалар, шлепанцлар, мокасиннар, босоножкалар, калын табанлы аяк киеме), шулай ук, классик стильгә туры килми торган прическа белән бергә йөртергә ярамый.
Шушы юнәлештәге эшләрнең тагын берсе – ул башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсы. Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, аның этник үзенчәлегенә һәм күптөрлелегенә, Башкортстанда заманча мода тенденцияләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурсны оештыручылар — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Милли музее, Бөтендөнья башкортлары корылтае.
Бу көнне республикада милли костюм көне уңаеннан төрле чаралар уза.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: