+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Нефть бетсә дә, китап калыр...”

Узган елда Башкортстанда татар телендә нәшер ителгән китапларның исем туе үтте.

“Нефть бетсә дә, китап калыр...”
“Нефть бетсә дә, китап калыр...”


Башкортстанның Язучылар берлеге каршында Татар язучылары берләшмәсе оешуга быел 30 ел тула. Бу чорда берләшмәнең шигърият, проза, балалар әдәбияты бүлекләре, башлап язучыларның дистәләрчә кулъязмаларын тикшереп, дәүләт нәшриятында китап итеп бастыруга тәкъдим итте. Берләшмәнең эше бүген дә дәвам итә, татар телендәге әсәрләр З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күреп тора. Язучылар берлеге әгъзалары исә кулъязмаларын нәшриятка тикшерүсез тәкъдим итү хокукына ия. Узган елда “Китап”та татар телендә 5 китап нәшер ителде. Татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Рус­лан Сөләйманов һәм берләшмә идарәсе башлангычы белән күптән түгел бу басмаларның исем туе үткәрелде.

Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтында оештырылган чарада китап авторлары һәм республиканың төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Китап тәкъдир итү бәйрәменә укытучыларның җәлеп ителүе табигый да, чөнки нәкъ алар китап укучыларны тәрбияли, балалар һәм яшьләрдә нәфис әдәбиятка мәхәббәт уята.
“Китап” нәшриятында басылган биш китапның барысының да мөхәррире – Гөлшат Абдуллина. Аның фикеренчә, әдәби җәмәгатьчелеккә төрле тематикадагы һәм төрле зәвыклы укучыларга тәгаенләнгән җыентыклар тәкъдим ителгән. Җитди әзерлекле укучылар да, буш вакытларында укырга яратучылар да үзләренә кирәкле китапларны сайлап ала алачак. Биш авторның чәчмә әсәрләре җыентыгы исә һәр язучының аерым китабы буларак уйланылган, исем-фамилияләре, тупланма аталышы китапның тышлыгына чыгарылган. Авторлар, үз чиратында, Гөлшат Мирзаһит кызының үзләренә карата ягымлы мөгамәләдә булуын, китапны басмага әзерләүнең һәр этабында ярдәмгә килүен әйтеп үтте. Очрашуда катнашкан нәшрият ветераны, татар телендәге бик күп китапларның мөхәррире Динә Морзакаевага да ихтирам хисләрен белдерделәр.
Чарада тәүгеләрдән булып сүз филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка бирелде. Рәиф Кадим улы “Халыҡ шағиры Атнабай” (2023) китабының төзүчесе булган. Бу китапта язмалар өч телдә (урыс, башкорт, татар) дөнья күргән. Рәиф Әмиров Башкортстанда халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 100 ел тулуның зурлап билгеләнүен, Тәтешле район үзәгендә шагыйрьгә һәйкәл ачылуын телгә алды. Гомумән, нәшриятта Атнабай иҗатына багышланган күләмле өч җыентык дөнья күргән. “Был ерҙе мин матурларға тыуҙым...” (2003) җыентыгын Расих Ханнанов төзегән. Рәиф Кадим улы хәбәр итүенчә, ул төзегән “Беҙҙең Атнабай” (2018) китабына Тәтешледән 100ләп кешенең исеме кертелсә, “Халыҡ шағиры Атнабай”да (2023) 150ләп исем телгә алына.
Узган елда шагыйрь истәлегенә янә бер китап басылып чыкты. Шагыйрь Рим Идиятуллин төзеп калдырган җыентык Башкортстан татарлары Милли-мәдәни мөхтәриятенең башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина башлангычы һәм Бөтендөнья татар конгрессының матди ярдәме белән дөнья күрде. Альбина Габит кызы бу басманың сатуда юклыгын, китапның исем туена килүчеләргә бүләк итеп таратылуын, китапны сораучылар бик күп булуын, икенче басмасын чыгару уе барлыгы турында сөйләде.
Башкортстан “Китап” нәшриятында ике дистә ел “Яшьләр тавышы” сериясе чыгып килә. Аның иң тәүге карлыгачы булып 2004 елда шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинаның китабы дөнья күрсә, былтыр игезәк җырчылар, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовларның “Аклы-каралы дөнья” шигъри җыентыгы нәшер ителде. “Дәүләт нәшриятында китабыбыз чыгу иңнәргә, гүя, канат куйды. Анда, нигездә, үзебез язган җыр текстлары урын алды. Киләчәктә дә яңа җыр текстлары иҗат итү турында уебыз бар. Нәшриятка, мөхәррирләргә рәхмәт. Үз милләтебезне, телебезне бергәләп саклыйк. Мондый чаралар бик кирәк, алар әдәбиятка игътибарны җәлеп итә”, – дигән фикердә алар.
“Кышкы чия”, “Зәңгәр чәчәк” кебек популяр җырлар авторы Виниса Фәттахова “Мәхәббәт бураны” шигъри җыентыгы басылуын 14 ел буе көткән. Аннан алдагы китабы 2009 елда басылган булган. Моннан тыш, ул үзнәшер китаплар да чыгарып өлгергән. Әлеге китапның гонорарын да кушып, тагын бер китапны басмага әзерли башлаган. “Яшәүдән дә, иҗаттан да туйганым юк”, – дип, 82 яшьлек Виниса апа халыкчан рухтагы шигырьләрен укып ишеттерде.
Борай районыннан Гөлсимә Зиннәтуллинаның “Скрипкачы чикерткә” китабы балаларга тәгаенләнгән. “Күңелем белән гомер буе җыр-моң дөньясында яшәдем, – диде ул. – Шигырьләрне, гүя, язмыйм, аларны кемдер колагыма пышылдап торган кебек – кәгазьгә генә төшерәсе. Балаларга тәгаенләнгән әсәр язу өчен һичьюгы дәү әни булырга кирәк”. Гөлсимә ханым тәүге шигъри шәлкемнәрен 2009, 2014 елларда “Акчарлак” альманахында бастырып, чыныгу алган.
Узган елда нәшриятта күренекле язучы, Бүздәк районында яшәп иҗат итүче Гали Гатауллинның “Еллардан калган уйлар” дигән китабы басылып чыкты. Кызганычка каршы, автор китап бәйрәмендә катнаша алмады. Шулай ук Балтачтан Аида Хәйртдинова (“Сабак булырлык дәрес”) һәм Борайдан Фәнзәлия Бәдертдинова (“Өмет буразналары”) да төрле сәбәпләр белән чарага килә алмадылар.

“Шаһидә” хикәяләр тупланмасы авторы, 41 ел педагог стажына ия укытучы Мәсүфә Әюпова фикеренчә, китабың чыгу – нарасыеңны кулга алу белән бер. Мәсүфә ханым моңарчы 13 үзнәшер китап әзерләп бастырган. “Шаһидә” хикәясенең дөньяга чыгуын 50 елдан артык көттем, чөнки монда сабый чагымда үзем шаһит булган җинаять, куркыныч хәлләр сурәтләнгән, – диде ул. – Китапның төсе дә матур, анда диңгез, күк төсе чагыла. Мөхәррир, корректор, рәссамга һәм нәшриятны саклап калучыларга, яшәтүчеләргә рәхмәтлемен”. М. Әюпова район үзәкләрендә китап кибетләре булмау проблемасын да күтәрде: “Китап алу өчен авыл кешесе, мәсәлән, тәүдә Борайга килергә, аннары Уфага юл тотарга тиеш була. Элек һәр район үзәгендә китап кибете бар иде. Нефть бетсә дә, китап калыр. Иң кадерле байлык, мирас, ядкарь ул китап”.
Илеш районының “Балкыш” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова, иҗатка килү юллары турында сөйләп: “Әдәби әсәрләргә ник элегрәк тотынмадым икән, дип уйлыйм. Тормыш һәм хезмәт тәҗрибәңне әдәбият аша уртаклаша алу канәгатьлек хисе бирә, зур җаваплылык өсти, – диде. – Хикәяләрем басылуны иҗатыма зур бәя бирү дип кабул иттем. Иҗатка этәргечне Дүртөйле районында яшәгән якташыбыз Рафаил Хафизов бирде. Тәнкыйтьче Сәгыйдулла Хафизовның киңәшләренә рәхмәтлемен. Журналистикадан әдәби стильгә күчү җиңел булмаса да, прозада җиң сызганып эшлим. Бу җыентыкка өч повестем, ике хикәям керде. Моннан тыш, үзнәшер китапларым да бар. Әсәрләремдә сугыш елларыннан әлеге чорга кадәр булган вакыйгалар сурәтләнә. Аларның шатлыклылары да, авырлары да бар. Гади авыл кешеләрен генә түгел, җитәкче образларын да тасвирларга омтылдым. Язучы заман белән бергә атларга, үзгәрешләрне әсәрләрендә чагылдырырга бурычлы. Безгә, иҗатчыларга, хәерхак мөнәсәбәттә булган “Тулпар”, “Кызыл таң” басмаларына, Татар әдипләре берләшмәсенә, “Китап” нәшриятына рәхмәтлемен. Бергәләп халыкка, республикабызга хезмәт итәргә язсын”.
Сания Шәрипова иҗат эшенә хаклы ялга чыккач ныклап керешкән. Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә укыткан чорда өч үзнәшер китап бастырган булган. “Сине генә яраттым” хикәяләр тупланмасында җор һәм халыкчан тел-стиль ярдәмендә заман проблемалары күтәрелә, өлкән һәм яшь буын арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр хикәяләнә.
Татар язучылары берләшмәсенең поэзия бүлеге җитәкчесе шагыйрь Мөнир Вафин әдәби нәфис китапларның аз чыгуына бәйле борчылулары белән уртаклашты.
Берләшмәнең балалар әдәбияты җитәкчесе Илдус Фазлетдинов “Китап” нәшриятында татар телендә иң беренче китапның 1994 елның 3 февралендә басылуын хәтергә төшерде. Ул Марис Нәзировның “Янә утларга керәм” шигъри җыентыгы булган. Шул ук елның 10 апрелендә 35 әгъзасы булган Татар әдипләре берләшмәсе оештырылуын, бу вакыйгаларны билгеләп үтү кирәклеген әйтте. Шулай ук “Тулпар” журналына язылучылар арасында уйнатылган лотереядә бүләк отучы Флера Шәриповага редакциянең бүләген тапшырды.
Берләшмәдә проза әсәрләре өчен җаваплы Дилбәр Булатова “Тулпар” журналында оештырылган “Илһамлы мизгел” нәсер һәм парча конкурсының 2нче этабында җиңүче Мәрьям Шәмсиевага (Илеш районы) һәм Люция Әблиевага (Уфа шәһәре) диплом, истәлекле бүләкләр тапшырды. Үз чыгышында һәр кулъязманың берләшмә утырышларында җентекләп тикшерелүен, укымлы һәм заманча әсәрләргә өстенлек бирелүен, хикәяләр тупланмасында катнашкан һәр биш язучының әсәрләрен “Тулпар” журналы сайтында биш меңгәчә кеше укып баруын ассызыклады. Укытучыларга якташ язучылар белән очрашулар оештырырга кирәк дигән тәкъдим кертте.
Журналистика ветераны, “кызылтаң”чы Рәзилә Низамова редакциянең башлап язучыларга ярдәм итә алуын, гәзиттә китапны типографиягә әзерләү мөмкинлекләре булуын билгеләде.
Озак еллар Кыйгы районында татар теле һәм әдәбияты укыткан Җәмилә Хөрмәтуллина сүз алып, чараны оештыручыларга рәхмәт җиткерде, “шигырь язып карамаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы юктыр ул”, дип, укытучыларның әсәрләреннән аерым бер җыентык тупларга тәкъдим итте.
Иҗади очрашулар, чынлап та, сагындырган. Тиздән Башкортстан Язучылар берлегенең үз бинасы сафка басса, алар тагын да ешрак үтәр дигән өмет бар. Китапны язу, бастыру белән генә эш бетми, аның исемен яңгыратырга, рекламаларга, таратырга да кирәк. Язучы я шагыйрь китапны киштәләрдә тузан җыеп ятсын өчен түгел, кешеләр укысын дип яза. Иҗатчыларның укучылар белән очрашуы, кагыйдә буларак, ике як өчен дә файдага гына. Бу чара да шуны исбатлады: “Китап” нәшрияты оештырган сәүдә уңышлы булып, чыгыш ясаучыларның китапларын алырга теләүчеләргә китаплар хәтта җитми дә калды.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: