"Тормышта мин - шат күңелле кеше. Әңгәмәдәшемне көлдереп, күңелен күтәрәм икән, үземә рәхәт.
Әмма бик оялчанмын. Укыганда такта янына чыгып сөйли башласам, кып-кызыл була идем. Укытучы: «Филүс ояла, бу – әйбәт», – дип әйтә иде.
Кеше алдашса, кызара. Мин алдасам да, алдамасам да кызарам. Сәхнәгә чыккач та кызарам. Дулкынлану, борчылу микән инде бу...", - дигән җырчы бер интервьюсында.
Фото: "Сөембикә"