+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразовага операция ясаганнар

Аның хәле ничек?

Гүзәл Уразовага операция ясаганнар
Гүзәл Уразовага операция ясаганнар
Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова шушы көннәрдә Мәскәү дәваханәсенә озатылды. Стационарда булуы турында ул социаль челтәрләрдәге җанатарларына хәбәр итә.

Уразова үзенең күпсанлы җанатарларыннан үзенең хәзерге хәлен яшерми. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларында ул тамашачыларга аны югалтмаска үтенеп мөрәҗәгать итә, видеоны кызыклы фото белән озата. Тиздән җырчы дәваханә хезмәткәрләре аны ял итәргә һәм көчләрен кайтарырга чакырган видео бастыра.

Соңрак артистның ире Илдар Хәкимов та җанатарларга мөрәҗәгать итә. Ул битараф булмаганнарга эчкерсез игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Гүзәл белән барысы да яхшы дип ышандырды.

Бүген Гүзәл Уразова Интернетка видео бастырды.

"6 сәгать операция кичердем. Барысы да яхшы үтте, диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. "Гүзәл, син реанимациядә!" - диләр икән миңа бераз аңга килгәч. "Мин реанимациядә? Мин фотосессиядә!" - дип җавап кайтарганмын.

Директка бик күп теләкләр теләгәнсез. Шулай кирәк сиңа, дип язганнар да бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бар да! Исән-сау гына булыгыз. Мин сезне яратам!" - дип язып калдырган ул.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: