Җырчы «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында катнашкан. Ул үзенең артык гади булуы турында сөйләгән.
«Cалават абый соңгы арада бик сүкте инде мине. «Вадим, моның хәтле гади булырга ярамый», – дип. Нишлисең инде, тәрбияң шундый булгач. Ул тәрбиядән генә дә килмидер инде, аңлау, фикерләү тора-бара, яшәгән саен килә. Дөньяга карашым шундый инде минем. Мине мактап үстермәделәр дә.
Кайбер кеше үзен мактаганны ярата. Миңа шул җитеп бетми. Төркемдәге егет-кызлар да әйтәләр: «Вадим Борисыч, нигә син, чыгып, азрак үзеңә кул чаптырмыйсың?» – дип. Миңа бирелмәгән ул үзеңне эре итеп, өстен кую. Шуңа безнең концертлар да шундый – тамашачы белән аралашуга корылган», – дигән җырчы.
Фото: интертат