-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Туганлык"та халыклар арасындагы туганлык чагыла

"Туганлык" фестивалендә Татарстан театрлары да катнашачак.

"Туганлык"та халыклар арасындагы туганлык чагыла
"Туганлык"та халыклар арасындагы туганлык чагыла


Фестиваль 16-23 майда Уфада узачак. Аның оештыручылары - Башкортстан Хөкүмәте һәм республика Мәдәният министрлыгы. Спектакльләр Башдрамтеатр, Уфа "Нур" татар дәүләт театры, Милли яшьләр театры сәхнәләрендә күрсәтеләчәк.

Фестиваль афишасында Татарстанның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрлары да бар. 19 майда «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә Әлмәт театры башкорт тамашачысына «Алтынчәч. Мирас " спектаклен тәкъдим итәчәк.
21 майда Камал театрының «Көлке академиясе» пьесасы буенча Коки Митаниның «Пепе» спектакле күрсәтеләчәк.

"Туганлык" фестивале 14 спектакль тәкъдим итәчәк. Конкурс программасында - Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Осетия-Алания, Чувашстан, Калмыкия, Абхазия, Тыва, Дагстан, Марий Эл театр коллективлары спектакльләре.

Башкорт академия драма һәм Псков драма театрларының спектакльләре конкурстан тыш күрсәтеләчәк.

Милли театрлар фестиваленә Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Олег Табаковның Мәскәү театры сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Владимир Машков хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: