+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Без – Тукайлы халык!

Уфада Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган шигърият кичәсе һәм "Тукай моңнары" бәйгесенең финалы узды.

Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!


Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршысында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына уфалылар, шәһәр кунаклары, бөек шагыйрьнең иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кешеләр, студентлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре җыелган иде.

Шигърият бәйрәмен “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк җәмгыять оешмасының башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина ачып, мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән котлады.
– Алдагы көннәребез, алдагы елларыбыз да Тукайлы булсын! “Тукай моңнары” бәйгесендә катнашучы һәр балага, укытучыларга, әзерләүчеләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шулай ук, шушы мизгелләрдә Тукай рухы белән рухланып, бөек шагыйребез алдында баш ияргә килгән, шигъриятне яраткан һәркемгә ихлас сүзләребезне җиткерәбез. Тукай - тормышыбызга шигъри ямь, наз алып килгән шәхес. Ул безнең янга язлар саен кайта. Алдагы көннәребез дә җылы, кояшлы, уңышлы, Тукайлы булсын! – диде ул.

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов та җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
– Хөрмәтле дуслар, кардәшләр! Тукайның туган көне – барлык төрки халыклар яшәгән җирдә зур бәйрәм итеп үткәрелә. Бүген аның иҗатыннан тыш татар дөньясын күз алдына да китереп булмый. Тукай кебек уникаль шагыйрь төрки дөньясында бик сирәк. Ул бик кыска гомер кичерсә дә, зур иҗади мирас калдырган. Мирасын кадерләү, шәхесен күтәрү – безнең күпмилләтле республикабызның бурычы.
Башкортстанда да бөек шагыйрьне искә алып, зур хөрмәт күрсәтү – матур традициягә әверелде. Тукай – ике тугандаш халык – татар белән башкорт арасында дуслык күпере салучы да, – диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевның, үзенең чыгышыннан соң, Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Әллүки” җырын искиткеч югары дәрәҗәдә башкаруы күпләрнең күзләрен чылатты, күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Бәйрәмдә шагыйрь һәм шагыйрәләр дә үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итте, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларының җырлы-моңлы чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынгач, бәйрәмгә килүчеләр "Туган тел" җырын башкарды. Аннан соң инде чара "Нур" сәхнәсендә дәвам итте. Анда "Тукай моңнары" фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше узды.
Конкурсның оештыручылары әйтүенчә, быел 150дән артык эш кабул иткәннәр. Видеоязмалар илебезнең төрле почмакларыннан килгән.

– Бүген сәхнәдә чыгыш ясаучылар – диңгезнең бер тамчысы гына. Бу проектыбыз дәвамлы булды. Инде сәхнәдә беренче адымнарын ясаганнар арасында дәү булып үсеп җиткәннәре дә бар. Бәйгенең географиясе һәм шигырьләрне төрле телләрдә сөйләү елдан-ел арта, төрләнә. Мәсәлән, быел беренче тапкыр Тукайның шигыре гарәп телендә яңгырады. Моңа кадәр инглиз, немец, француз, башкорт, урыс, чуваш һәм башка телләрдә яңгыраганы булды. Киләчәктә дә Тукай рухы белән яшәргә язсын, – диде проектның авторы Альбина Хәлиуллина.

Әйткәндәй, иртәнге якта “Нур” театры артистлары финалга чыккан балаларга сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча остаханә дә үткәрде. Бу инде сәхнәдә беренче генә адымнарын ясаучыларга бәяләп бетергесез тәҗрибә булды.

“Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә...” әдәби-музыкаль программада “Нур” театры артистлары һәм “Тукай моңнары” конкурсы җиңүчеләре катнашты.
Җиңүчеләргә “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының, Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: