+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безнекеләр булдыра!

Башкортстанның Дәүләт симфоник оркестрында катнашучылар Санкт-Петербургта танылган “Мариинка”да чыгыш ясаган республикадан беренче музыкантлар булдылар.  

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә коллективның триумфаль чыгышы турында сөйләде һәм чакыру өчен театрның генеральный директоры һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Абисалович Гергиевка рәхмәт белдерде.

Республикабызның бу билгеле театр белән иҗади диалогы дәвам итә: 8 майда Валерий Абисалович Гергиев Уфада үзенең атаклы «Пасха фестивале»н тәкъдим итәчәк.
Республика халкын һәм кунакларын концертка килергә чакырабыз!

Фото: Михаил Вильчук ©Мариинский театр, 2024

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: