+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Габдулла Тукай иҗаты – сәяси сатира үрнәге

Шигърият үзе өчен генә яши алмый. Шигърият халыкка хезмәт итәргә, аның азатлыгы өчен көрәшергә тиеш. Бу Тукайның шигърияткә карата катгый рәвештә тәгъбир ителгән таләбе, императивы. Һәм ул – бөтен гомере буе шул таләпкә нигезләнеп иҗат иткән бөек шагыйрь. Аның шул катлаулы һәм автор өчен куркыныч заманда нәшер ителеп, мәңгелеккә күчкән әсәрләре шул принципларга тугрылыгын саклап калып, халык мәнфәгате өчен көрәшәчәк киләсе буын шагыйрьләре иҗатына үрнәк булып тора. Татар халкы өчен генә түгел, башка мөселман халыклары хәтерендә дә Г.Тукай бөек шагыйрь булып яши һәм яшәячәк.

Габдулла Тукай иҗаты – сәяси сатира үрнәге
Габдулла Тукай иҗаты – сәяси сатира үрнәге

Биредә иң мөһим нәрсәләрнең тагын берсе, минем карашка – Тукай, башка шагыйрьләр кебек, шигърият өчен шигырь язу белән генә шөгыльләнми, халкының авыр хәленә карап, хафаланып кына калмый, милләтнең бу трагедиясе сәбәпләрен тирән аңлап, алдагы шигырьләрендә бу аяныч хәлдән чыгу юлларын да күрсәтә. Ялкынлы шигырьләре белән танылган шагыйрь буларак та, милләтнең авыр хәленең сәбәпләрен күреп, белеп, аның якты киләчәге өчен көрәш мәйданында үз урынын алган көрәшче дә ул.


Изелүдән азат ителү турында якты хыял белән яшәү сыйфатын яхшырту нияте тирәсендә берләшеп, патшага мөрәҗәгать итеп, уңай нәтиҗәгә ирешүгә ышануның – үзе бер ялгышлык булуы Тукайга аңлашыла. Шул ялгышлыкның нәтиҗәсе, бер яктан, дөреслекнең һәм гаделлекнең, диннәрнең җиргә салып тапталуы, бер гөнаһсыз кешеләрнең гомерләре өзелү; икенче яктан, патшага ышанычның бетүе.
Тукайның бу турыда биредә язган­нарының гомум нәтиҗәсе:
– көрәшне дәвам итәргә;
– ләкин алда вәхшиләр, кораллы көчләр, кеше каны эчүчеләр торганын белеп, “чалма богауларыннан азат булырга”;
– Дума кешеләренә халыкны бәладән саклау ныгытмасын төзәтергә, барлык мөселманнарга “вөҗдан кушканча” йөрергә кирәк.
Күрүебезчә Тукай сәясмән-шагыйрь буларак фикер йөртә.


Иҗтимагый-сәяси акланда, нигездә, ике социаль көч бер-берсенә каршы тора: бер яктан, халыкның азатлык өчен көрәш юлындагы җитешсезлекләр булуын билгели; ә икенче яктан, халыкка каршы торган көчләрне дә колоритлы итеп сурәтли; өченчедән, халыкның азатлык өчен барган көрәшен оештыруда төрле сыйфатлы, төрле тирәнлектәге үкенечле хаталар булуын ачыклый. Шагыйрьнең сөземтәсе: халыкны изүче, аңа каршы торучы көчләрнең нинди икәнен белеп, аңлап, яхшылап әзерләнеп, көрәшкә чыгарга кирәк, “куркудан калтырап торган” куллар белән милләтне азат итеп бумый.
Тукайның бөтен гомере Русия тарихындагы бик катлаулы вакытларның берсендә үткәненә дә игътибар итми булмый. Бер яктан, Тукай иҗат итеп яшәгән чорда Русиядә халыкларның, шул исәптән, татар халкының дә, сәяси хокукы юк дәрәҗәсендә булган. Бездә җәмгыять турында фәннәр әле яралып кына килгән заман. Франциядә булган революциядән котлары очкан дәүләт хакимияте хәтта “гражданин” сүзен куллануны да тыйган. Социология фәне дә булмаган. Урыс галимнәре социология факультетын 1901 елда Парижда ачарга дучар булганнар.


Шундый шартларда нәкъ менә галимнәр, язучылар, драматурглар, шагыйрьләр, тәвә кошы кебек, башларын рифмага салынган сүзләр комына яшереп тормый, ә халыкка җәмгыять турында азмы-күпме белем бирүне, төрле социаль төркемнәрнең вәкилләрен булса да җәмгыять турында фикер йөртергә өйрәтүгә юнәлтелгән олы хезмәтне үз өсләренә алалар. Үзләренең әсәрләрендә тормыш чынбарлыгын күрсәтеп, җәмгыять турында мәгълүмат биреп, укучыларның сәяси аңын формалашу процессына уңай тәэсир итәләр. Халыкның тормыш сыйфатын, яшәешнең рәвешен сурәтләп язган әдәби әсәрләр җәмәгатьчелектә җәмгыять турындагы фикер оешуның бик мөһим бер факторы булып тора.


Икенче яктан, нәкъ менә Тукай иҗат иткән заманда, Русиядә яшәүче халыклар тормышында, акрын булса да, тирән үзгәрешләр башлана:
– икътисадта феодализм дип аталган мөнәсәбәтләр таркалып, капитализм көчәя башлый;
– акрын булса да сәнәгать тармаклары барлыкка килә, ә бу, үз чиратында, эшчеләр һәм укымышлы белгечләрнең саны артуга китерә;
– шулай ук, уку-укыту системасында һәм мәдәният өлкәсендә дә үзгәрешләр сизелә башлый һ.б.


Үзгәрешләрнең гомум нәтиҗәсе булып, җәмгыятьтәге әлегә кадәр булган каршылыкларга яңалары өстәлеп, каршылыклар системасының яңа сыйфатка күчүе тора. Әмма ил белән хакимлек итүче система бу яңа килеп туган ситуациягә тәңгәл илтифат итә алмый. Шул сәбәптән илдә инкыйлабка алып баручы вакыйгалар башлана. Башкалада гына түгел, бөтен илдә халыкның моңа кадәр күренмәгән тизлектә дәүләткә, хакимияткә каршы юнәлтелгән хәрәкәте күтәрелә, бөтен илдә стачкалар башлана. Яшь шагыйрь Габдулла Тукай халык тарафыннан уздырылган революцион хәрәкәттә актив катнашкан. Ә 1905 елда “Хөррият хакында” дигән, минем карашка, көрәш программасына тартым шигырь белән матбугатта чыгыш ясый. Биредә шагыйрь “цензура”, “коллык” һәм башка шундый мәсхәрәләрнең юк ителүе, ләкин азатлыкның безнең яшьләр өчен бик “кыйммәткә” төшүе турында яза. Ул, җәмгыятьтәге хәлләрнең сәбәпләрен тирән аңлап, анализ ясап кына калмый, ә укучыга мөрәҗәгать итеп, оешырга кирәклегенә басым ясый, халыкның бу революцион хәрәкәттә җиңелүенең төп сәбәбе эшчеләрнең көрәшкә әзер булмавында, бердәмлек һәм оешканлык җитмәүдә икәнлеге турында яза. 1907 елда “Тавыш” дип аталган яңа гәзит чыгу уңае белән язган “Тавыш” хакында” әсәрендә шагыйрь, “тавышыгызны күтәрегез”, яңа гәзит сезнең ихтыяҗыгызны яклаячак, тик сез “дәшми тормагыз, карышыгыз, көрәшегез, бары тик көрәшеп кенә үзегезгә ирек яулап аласыз”, – дип, халыкка турыдан-туры мөрәҗәгать итә.


Реакцион көчләр эшчеләрдән, алар арасыннан эшчеләрнең хәрәкәтендә актив катнашканнарыннан төрле ысуллар белән аяусыз үч алуны дәвам итә, барлы-юклы азатлыкка ишарә кебек булган гәзитләрне, типографияләрне ябалар, эшчеләр яклы булган пропагандистларны эзәрлеклиләр, кулга алалар. Әлбәттә, соңрак Тукайга да барып җитәләр. 1911 елда Казан шәһәренең матбугат эшләре буенча Вакытлы комитеты, Г. Тукайны җавапка тарттыруны үтенеп, прокурорга мөрәҗәгать итә. Үтенечтә менә ничек язылган:
“В стихотворении “Относительно свободы” – “Хөррият хакында” говорится о результатах достигнутой свободы: прекратились цензура, рабство, стиснения и унижения, сняты оковы и т.д. Далее указываются те средства, которыми добыта свобода: умерло много людей и трупами наполнился мир. Имена их остались, говорят, до века, вплоть до всеобщего воскресения. Шакирды и студенты все, этих львов не забывайте, говорят. С радостью они жертвовали души и умирали все, смеясь...”. “...в этих стихах Комитет усматривает возбуждение к опровержению существующего в государстве общественного строя...” “Ввиду всего вышеизложенного, Комитет просит о привлечении к судебной ответственности по указанным статьям закона автора брошюры Абдуллы Тукаева”.
Тагын бер тапкыр басым ясап, шуны әйтергә кирәк: Тукайның бөеклеге аның шагыйрь буларак талантлы әсәрләр иҗат итүе белән генә чикләнми. Ул бер үк вакытта тирән акылы белән җәмгыятьтәге вакыйгаларга анализ ясап, аларның асылы­на үтеп керә белә, дөньяга билгеле галим­нәрнең фәнни хезмәтләрен һәм зыялы­ларның әдәби әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, ул хезмәтләрдәге белемне оста кулланып, халык тормышындагы күпкатлы һәм ифрат катлаулы каршылыкларны аңлый белгән бөек акыл иясе дә.


Үзенең “Шартлар” дип аталган мәка­ләсендә ул, бер яктан, дин әһелләренең – “...Алланы онытып, ап-ачык капиталга табынган ишаннар һәм муллаларның... исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булган һәр мөселманның, зинага көчләнүгә мәҗбүр кызларның, ялганга бирелгән сәүдәгәрләрнең, алдауга салышкан мөхәррирләрнең, әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга көчләнгән ша­гыйрьләрнең...”; икенче яктан, шушы тәртипкә буйсынып яшәгәннәр, үз чиратында, шулай ук үзләрен мөселман дип атарга лаек түгелләр дип яза. Нәтиҗәдә, шагыйребез “...капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм...”, – дигән нәтиҗәгә килә.


1905-07 еллардагы революцион хәрәкәтнең җиңелүен Тукай бик авыр кичерә. Билгеле ич, безнең халыклар үзләре генә яши алмый, тарих буенча аларны кемдер “җитәкләп йөртергә” тиеш, һәм моның өчен “җитәкчеләр” булырга тиеш. Ә бу, һичшиксез, халыкның алга баруына ярдәм итә торган фактор була алмый. Киресенчә, халыкның үзенә хас булган эчке социаль көченең ачылуына актив рәвештә үсеш юлында киртә булып тора. Шуңа күрә Тукайның, “политик” һәм “общественный деятель” буларак, бу юнәлештә дә үзенең фикере бар. Һәм ул, гадәттәгечә, тирән һәм төрле яклап уйланылган. Шигърият – тормышны өйрәнү һәм аңлау юлында үзенчәлекле аерым бер ысул. Бер яктан – фән ярдәмендә, уку, белем алу системасы ярдәмендә тормышны, табигатьнең кануннарын ачсак, икенче яктан, рухи дөньяны, табигатьнең сихыр сандыгын шигърият ярдәмендә ачабыз. Фәндә дә, шигърияттә дә фикер йөртәбез, образлар аша табигатьнең асылына төшенәбез. Шул ук вакытта фәнни эзләнүнең дә, шигъриятнең нигезен дә илһам, иҗади рух тәшкил итә.


Мисал өчен, аның “Һәркемиң кәндинчә вардыр ля мөхаль әндишәси” дип аталган мәкаләсенә игътибар итик. Ул әлегә халыкны, милләтен капитализмга, я булмаса социализмга чакырмый. “Социализмның мөкаддәс икәнен “Фикер” гәзитәсе дә белә”, – ди ул.. Ләкин “...әүвәл милләт укысын, белсен... Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез”, – дип кисәтә шагыйребез. Ни кызганыч, күп нәрсә нәкъ Тукай әйткәнчә килеп чыкты: бөтен дөньяны ничекләр генә көлдермәдек. Илебезнең идарә итү системасының иң югары ноктасында утырган “сәясмәнебез”нең Герма­ниягә барып, исерек көйгә немецлар оркестры алдында селкенеп торуын бөтен дөньяга күрсәткәндә, ул гына да түгел, без барыбыз бергә Тукай искәрткән “ала карга” көнендә калып, бөтен дөньяны көлдердек. Менә шулай. Инде ничәнче кат бөек шагыйребезнең акыл тирәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Ни өчен бу фикер безнең бөек юлбашчыларыбызга очрамаган икән, алар да бит шул заманда, шул илдә яшәгәннәр һәм халыкка: “...Бүгенге буын кешеләре коммунизмда яшәячәк”, – дип сөрән салганнар. Ичмасам, “социализмда” гына да түгел, ә “коммунизмда”...


Кеше, сәясәт сүзен кулланмыйча да, җәмгыятьтә үз мәнфәгатен тормышка ашыру юлында нинди дә булса эшләр башкарып яши. Мисал өчен, III Думада мөсел­маннар фракциясендәге 10 депутатның 7се Казан татарлары булган, фракция җитәкчесе М. Тевкелев – Уфадан. Шушы Думаның 15нче утырышында Уфа депутаты Кәлимулла Хәсәнев, Русиядәге мөселман мәктәпләре хөкүмәт яклавын күрмиләр, дип чыгыш ясаганга Думаның уң карашлы әгъзалары: “Русиядәге тәртип­ләр ошамаса, әнә Төркиягә китегез!”, – дип кычкырганнар. Тукай, җавап итеп, уку­чыга билгеле “Китмибез!” шигыре белән чыгыш ясаган.
Китмибез, чөнки анда да, Русиядәге кебек эзәрлекләү; шул ук камчы; шул ук хәзинәне талаучылар...


Китмибез, чөнки: безнең биредә гасырлар буе үзебез төзегән шәһәрләребез;
– монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
– “Иң бөек максат безнең: хөр мәмләкәт – хөр Русия!”.


Тукайның бу юнәлештәге фикерләре соңгы шигырьләрендә тагы да тирәнрәк итеп ачыла. Мисал өчен, аның Романовлар династиясенең Русиядә патшалык итә башлавына 300 ел тулу уңае белән язылган “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигыренә игътибар итик:
“Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып... Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп, Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? – Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!”
Биредә бөек шагыйребезнең фикер киңлегенә, акыл тирәнлегенә тагын бер мисал: “халык” белән “власть” арасындагы упкынны шундый төгәл һәм шул ук вакытта шундый тирән итеп ачып бирүендә. Татар халкы белән урыс халкы гасырлар буе шушы җирдә аралашып кына яшәмәгәннәр, аларның ватаннары уртак, тарихлары уртак, алар сайрашып тормыш кичергәннәр, лөгать, гадәт, әхлак белән, хәтта тел белән алмашып яшәгәннәр. Әйткәндәй, сүзлек­ләргә ышансаң, урыс телен баета торгач, бүгенге уры1с телендә “А” хәрефе белән башланган бер генә сүз дә калмаган икәне ачыклана. (Ожегов сүзлеге). Бу җирнең тарихында татарның да, урысның да калдырган “эзләре” вакыт җилләре очырып алып китәрлек түгел. Алар бер җепкә тезелеп туганнар, тел, гадәт һәм әхлак алмашып яшәгәннәр. Һәм бу – гасырлар буе барган яшәү рәвеше. Шуңа күрә бу җирдә әлегә кадәр яшәгән бөтен халыкларның да арытаба да шул ук җирдә яшәүне дәвам итәргә хокуклары бар.


Капитал кешеләр арасындагы бөтен булган мөнәсәбәтләрне үзенә бәйләп торган җәмгыятьтә яшәү башкача була алмаганын шагыйрь яхшы аңлый. Фәхеш-вәхшәт белән тулган бу ханәдә бары тик иманын вөҗданын сатканнарга гына яшәү ансат. Һәм ни өчен бу Җир шарының асты өстеннән мең кат яхшы, ничек бу авыр хәлдән чыгу юлын табарга, дигән сорауларга җавап та билгесез. Шулай да шагыйрь бөтенләй өметен өзми: “Юаныч” шигырендә укып, милләт агарыр, бездә булдыклылык бар – югалмабыз; ә безне артка тарткан картлар каберлеккә таба атлар – бу табигый хәл булуына ышана.
Әлбәттә, бөтен шагыйрьләр дә, нигездә, бер өлкәдә – шигърияттә иҗат итеп яши, һәм һәркайсының шагыйрьлеге үзенеке. Тукайның уникальлеген мин нәкъ менә шунда күрәм: ул тирән акылы һәм югары интуициясе белән тормыштагы иң авыр каршылыкларны күреп, танып, тамырларын аңлап, аларны шигърият калыбына салып, укучының игътибарына тәкъдим итә. Бу очракта шагыйрьнең укучыга җиткергән уй-хыяллары шигырьдәге рухи куәт белән көчәйтелеп, укучының аңына икенче сыйфатта һәм үзенчәлекле канал ярдәмендә кайтаваз булып килә.


Тормыштагы каршылыклар, бигрәк тә властька караган проблемалар әдәбиятта күп вакыт “сәяси сатира” дигән баш астында, әдәбият жанры буларак, борынгы Грециядә үсеш алган булган. Ә XVIII гасырда күренекле немец шагыйре Шиллер (Тукай аның да шигырьләрен тәрҗемә иткән) сатираны, гомумән, кешеләрнең яшәү шартлары белән канәгатьсезлекне күрсәтү ысулы дип атаган. Сәяси сатира һәрвакыт яшәп килә, бигрәк тә җәмгыятьтә нинди дә булса кризис кебек хәлләр вакытында активлашып китә. Үз илеңдә яисә чит илләрдә нинди дә булса кире хәлләр килеп чыкканда шигърият мөмкинлекләрен кулланып, чынбарлыкның ямьсез, күңелсез якларын яшәешнең хыялда идеаллаштырылган образына каршы куеп күрсәтеп, я булмаса үткән заманны махсус матурлап, бүгенге тормышның начар якларын алга алып күрсәтеп җитәк­челек итүче системаны, я булмаса чиновникларны тәнкыйть­ләү кебек алымнар бу жанрда еш кулланыла торган була. Еш кына институцияләр арасында килеп туган каршылыкларны хакимиятнең хатасы нәтиҗәсе итеп күрсәтеп, җитәкчелек сис­темасы вәкил­ләренең халык мәнфәгатен үтәргә белемнәре дә, юньләре дә җит­мә­гәнен күрсәтү нияте белән сатирик әсәрләр иҗат ителү шулай ук сәяси сатира жанрына керә, тик бу – власть өчен көрәшү дигән сүз түгел. Һәм, киресенчә, Тукайның киная ысулы куллануы күп вакыт үзенең ниятен сиздермәс өчен һәм патша жандарм­на­рының шымчыларын ялгыш юлга җибәрү ниятендә язуы белән аңлатыла. Аның матбугатта басылган сәясәткә караган әсәр­ләре фокусында конкрет чиновниклар (“Гучков”) белән беррәттән, Русиядәге сәяси партияләрнең дә, чит илләрдәге партия­ләрнең дә (“Ахыр күрешүләр”) идарә итү, системасында катнашуларның җитеш­сезлекләрен ачу белән беррәттән, төрле милләт халыкларының дус булып яши торган җәмгыять төзү мөмкинлеген исбат итүгә юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формага салу бурычын үтәү дә күз уңында тотыла.


Билгеле булуынча, хакимият автор­ларның иҗади активлыгын тыю буенча никадәр катырак чаралар кулланса, язучылар-шагыйрьләрнең сәяси сатирик әсәр­ләре халык арасында шулкадәр күбрәк тарала, ә кайсыларын бөтенләй яратып, үзара таратып укый башлыйлар. Шундый­ларның иң киң таралганы Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы бул­ган. Башка сатирик әсәрләргә караганда, бу поэманың үзкыйммәте Тукайның сәяси-социология өйрәнә торган шул вакыттагы җәмгыять өчен иң кирәкле бик зур фундаменталь проблемага чыгуы белән аңла­тыла дип уйлыйм: бер яктан, халыкның сәяси аң үсеше түбән, максат куеп, шул максатка ирешү юлында берләшү тәҗри­бәсе юк дәрәҗәсендә; икенче яктан, хакимият белән халык арасында тирән упкын ята, хакимият халык мәнфәгатен кайгыртуга өйрәнмәгән. Ике як та бер үк җирлектә, бер үк җәмгыятьтә көн күрә, буын­нан буынга күчеп килгән иҗтимагый тәртиптә гомерләрен уздыралар. Халыкны шартлы рәвештә тере организм дип күз алдына китерсәк, аның “башы” үз мәнфә­гатьләрен генә кайгырта, ә “гәүдәсе” ачлыктан, изелүдән иза чигеп яши. Шагыйрь, бу җәмгыятьне Казан шәһәренең дөньяга билгеле “Печән базары” образында сурәтләп, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын яза. Биредә нәкъ җәмгыятьтәге кебек: тиречеләр, итчеләр, шәмчеләр, майчылар, кибетчеләр, “кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр”, “кемдер сата, кемдер шунда ала”, “кемдер алдый, кемдер – алдана”, “һәр заманда биредә бер үк хәл – һәркем үзе үз хәле белән мәшгуль”. Моннан тыш, батыр көрәшчеләр, динчеләр – барысы да шулай ук әлеге базарда. Тукай яшәгән вакыттагы татар халкының эчке төзелеше, ягъни структурасы менә шундый. Халыкның “гәүдәсе” “башыннан” бөтенләй аерылган, барысы да “Мәскәү тарафларына” күз атып, нидер өмет итеп көн күрәләр. Бу көнне “Мәскәү тарафларыннан” килә торган трамвай күренә, ул әлеге “гәүдәдән” кисеп алынып, бөтенләй аерым яшәүче “Кисекбаш”ны өстерәп алып килә. Хәтта кибеттән кәләпүшләр чыга, буш капчыклар, аяк астында аунаган тиреләр һәммәсе дә телгә килеп, “Кисек Баш”ның авыр хәлен күреп, аны жәлләп елый башлый, чөнки “Кисек Баш”ның кайгысы бик зур: аның хатыны белән баласын Дию алып качкан икән. Гомум елауга безнең халык күнеккән, бу елауга “җаны ачып”, автор үзе дә кушылып елый башлый, бу елауга тау-тау өелгән он капчыклары, аяк астында тапталып, изелеп яткан тиреләр, саилчы кызлар да, карчыклар да кушыла.


Үзенең аяусыз изелеп яшәгән хәленнән котылу юлын эзләргә оеша алмаган халык, “Кисекбаш”ның хәленә кереп, аңа ярдәм итү юлын эзләргә тотына. Һәм әмәлен таба: арадан иң көчле каһреманны чакырып алалар. Каһреман килеп, “Кисекбаш”ны күтәреп алырга уйлый. Ләкин аны урыныннан да кузгатырлык түгел икәне ачыклана. Хәтта бу турыда уйлау да файдасыз – шулкадәр авыр проблема икән бу. Ни өчен шулай? Чөнки “Кисекбаш” халыкны үзенә каратыр, үзен жәлләтер өчен генә хаҗга барганы, Коръәнне укуы турында сөйли. Ә чынлыкта исә бу “баш”ның миендә бик күп һәм авыр йөкләр төялгән, ди, шагыйрь: мең пот дини фанатизм, йөз амбарга тулган тискәрелек, мең пот сыраның пары, мең вагон наданлык, тагын мең вагон мин-минлек, “мин беләм”лек, ун келәткә тулган “искелек – изге” дигән фикер, егерме амбар “яңалыкка каршылык” тулган икән. Шул ук вакытта, уку-укыту сис­темасы барлык көчен укучыларга дини белем һәм дингә нигезләнгән тәрбия бирү белән шөгыль­ләнә, ә хөкүмәтнең җәмгы­ятьтә “искелек” белән “яңалык” арасындагы каршылыкларны җайга салып, иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләрне һәм икътисади хезмәт­тәшлекне яңача корырга акылы да, көче дә җитми. Бу хәл җәмгыятьнең арытаба таркалуын һаман тирәнәйтә, иң беренче чиратта бу халыкның аңын, халыкның яңа тормыш төзү өчен көрәшкә омтылуын, берләшү теләген тарката. Дәүләтнең ил белән җитәкчелек итүче сис­темасында халык җилкәсен кимереп ятучы “Кисек­баш”ларның таралуын тагы да көчәйтә. Нәкъ халык әйтеме буенча – “балык башыннан чери”. Бу турыда әлеге “Кисекбаш” үзенең миенең сыйфаты нинди икәнен үзе сөйләп күрсәтә: “...мин – Хаҗи, 99 мәртәбә хаҗга бардым” дип, Коръәнне һәркөн укып чыгам, шәһәрнең Думасында мин халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгыртам”, – дип сөйләп, үзен изге кеше итеп күрсәтергә тырыша; шул ук вакытта Мәскәүдә спекуляция белән шөгылләнә, 15 хатын алыштырган; барыбер кичләрен фәхешханәгә йөреп, иртә белән өр-яңадан хаҗи кыяфәтенә керә торган икейөзле адәми зат.


Печән базарындагы бу вакыйгаларның көтеп алган дәвамы булып, халыкның дини йокыдан уянып, бергәләшеп, бөтен көчне җыеп, бу хәлне үзгәртү мөмкинлеге булырга тиеш кебек. Ләкин хәлдән тайган халык тын да алмыйча утыра. Аның кулыннан килә торган бердәнбер нәрсә – ул да булса, күзен күккә текәп, кулларын кояшка күтәреп, Аллаһтан килеп туган авыр хәлдән чыгу юлында ярдәм сорап, дога кылу. Ә халык иң беренче чиратта кемнең проблемасын хәл итәр өчен Аллаһтан ярдәм сорарга мөмкин: үзенең аяныч хәлен яхшылыкка үзгәртү өченме, әллә “Кисекбаш”ның проблемасын хәл итәргәме? Безнең халыкның психологиясеннән чыгып фикер йөртсәң, әлбәттә, “Кисекбаш”ка ярдәм кирәк. Шуңа күрә Печән базары халкы барысы бергә догаларын тәмамлап, хәлсез калган кулларын асылындырып утыруын дәвам итә. Күрүебезчә, автор тарафыннан поэманың бер җирендә дә патша власьтеның илне тәмам таркалуга китерүе, халыкның изелеп яшәве, чит илләр белән дошманлык артуы турында бер сүз дә әйтелмәгән. Борынгы заманда язылган дини “Кисекбаш”ка охшатып язылган, хәтта Дию образы да үзгәрмәгән. Шуңа карамастан, укучылар арасында Тукайның бу поэмасы иң тирән мәгънәле нәфис әдәби әсәр буларак, бик югары бәя ала. Тукайның бу поэмасын, укыганын тыңларга әдәбият кичәсендә җыелган тамашачының поэманы ничек кабул итүе турында Татарстан Республикасы Фәннәр академия­сенең Г. Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләп чыгарган алты томлык басманың беренче томында бу кичәдә катнашкан Ф. Әмирханның “Әл Ислах”та бастырган бәяләмә­сендә язылган сүзләрен китергәннәр: “Тукаев бу әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәләрендә укыганда халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде...”. Биредә өстәмә рәвештә 1908 ел, Казан шәһәре тормышының бу күренешенә хөрмәтле укучыбызның игътибарын юнәлтәсем килә:
3 22 яшьлек Габдулла Тукай үзенең “Кисекбаш” поэмасын язган;
3 шул ук елда авторның әлеге поэмасы китап булып басылган;
3 шәһәрдә әдәбият кичәләре даими рәвештә үткәрелеп торган;
3 шул кичәләрнең берсендә автор үзенең әлеге поэмасын укый;
3 кичәгә җыелган халык, рәхәтләнеп, көлә-көлә тыңлый, ә вакыты-вакыты белән авторга, сөйләвен туктатып, зал­ның көлеп бетеп, тынычлануын көтеп торырга туры килә...


Бу юлларны укыган укучы, берсүзсез, үз фикеренә килер. Минем дә инде, бу текстны язучы да, укучы да буларак, үземнең фикеремне, беркемгә дә такмый-нитми, үземдә калдырырга хакым бар дип исәплим. Бары тик поэманың халык тарафыннан никадәр җылы кабул ителүенә игътибар итми мөмкин түгел. Шул ук вакытта, тамашачы, поэмадагы тәнкыйть идеясен корал итеп алып, тиз арада патша хөкүмәтенә, әлеге җитәкчелек иткән сис­темадагы чиновникларга каршы күтәрелеп чыгарга әзерлек күрсәтми. Бары тик көлү. Бу көлү – авторга ошарга тырышудан туган көлү дә, “көлке өчен көлү” дә түгел, һич кичекмәстән властька каршы көрәшкә чакыру да түгел. Ә шулай да, авторның фикере тыңлаучының аңына барып җитеп кенә калмый, ә аны хуплап, кул чабып, дәррәү көлү һәм авторның үз максатына ирешүен күрсәткән көлү. Күпсанлы һәм күптөрле тамашачы сәяси сатираны аңлауда да, шагыйрьнең талантын тануда да бер фикергә килгәннәр.


Сәяси сатираның мондый нәтиҗәгә ките­рүенә аның тагын бер әһәмиятле сыйфаты ярдәм итә. Ул да булса – авторның уе буенча әсәрдә сурәтләнгән вакыйганың нинди дә булса урынга беркетелүе. Бу фак­тор вакыйгага карата булган чынбарлык тойгысын тагы да ныгыта. Бу юнәлештә дөрес һәм урынлы сайланган детальләрнең әһәмияте ифрат зур. Мәсәлән, безнең очракта каһарман бөтен Казан укучысына билгеле “Мәскәү тарафы”на бара торган трам­вайга утыра, реаль рәвештә билет ала, җитмәсә, ул билет башка пасса­жирлар­га да билгеле – таныш “билет с пересадкой”; маршрут буена уң якта китап­ханә..., соңрак – Кабан күле... Барысы да таныш, үзебезнеке, күңелгә якын... Нәкъ ба­зардагы аяк астында яткан тиреләр... он­нан бушаган капчыклар... шул, таянып булмый торган, буш капчыклар кебек кешеләр...
Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы – сәяси сати­раның классик үрнәге. Бу әсәрендә дә Шагыйрь үз вакытында котылгысыз аяныч хәлдә яшәвен аңла­ма­ган, ул хәлне үзгәртү мөмкин­легенә ышанычын югалткан татар халкының хәтта үзенең иҗтимагый-сәяси риза­сызлыгын да тәнкыйть белән түгел, ә көлке аша белдерүен күрсәтә.

Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор, шагыйрь, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: