+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Иң яратмаган кешесе - артист"

Данир Сабиров бабасы белән мөнәсәбәте турында ниләр сөйли? 

"Иң яратмаган кешесе - артист"
"Иң яратмаган кешесе - артист"
"Дөньяда өч җитди кеше булса, шуларның берсе - Миләүшәнең әтисе. Его величиство - минем бабай.

Аның иң яратмаган һөнәре - артист. Беренче танышуда миңа: "Син бүген минем кызыма сайрыйсың, икенче көнне башка кешенең кызына сайраячаксың", - димәсенме.

Аның крылатый фразасы: "Есть артисты, есть люди. Артисты - это не люди".

Миләүшә әтисен бик нык ярата. Кызларым ул мәхәббәтне әнисеннән күреп, мине дә шулай яратырлар дип өметләнәм.
 
Бабайга бүген 67 тулды. Әле шалтыратып тәбрикләдем үзен. Икебез ике төрле планетадан булсак та, бер яхшы охшашлыгыбыз бар - ул да, мин дә балалар белән бары тик татар телендә сөйләшәбез. Русча ул да, мин дә белмибез.
 
Менә шуның өчен дә, Миләүшә өчен дә мин бик рәхмәтле аңа. Туган көнең белән, Бабай" - дип язган ул.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: