+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Күңелемдә көн һаман аяз — һаман да яз...

Бүген — бөек Тукаебызының туган көне. Аны хөрмәтлибез, искә алабыз, соклануыбызны дәвам итәбез.

Күңелемдә көн һаман аяз — һаман да яз...
Күңелемдә көн һаман аяз — һаман да яз...

 

Кыска гына гомере эчендә искиткеч иҗади мирас калдырган Габдулла Тукай һәркем күңелендә аерым урын алып торадыр, дисәк, ялгышмабыз. Аның әсәрләре безне бүген дә тәрбияли, йөрәкләребезгә нур биреп тора.
Әйдәгез, бүген аның “Шагыйрь” дигән шигырен искә төшерик. Кызганычка каршы, аңа картаерга язмаган, ләкин олыгайган көннәрен менә ничек күзаллаган ул.

Шагыйрь

Габдулла Тукай

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: