“Дәүләт бүләген Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Ләис Зөлкарнәйгә премия «Узганны кабатлау» китабы өчен бирелде.
Ләис Зөлкарнәй – 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында туа. 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул чордан ук «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара”, - дип язган “Бакалы татарлары”.
Котлауларга без дә чын күңелдән кушылабыз!.