+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Айгөл Бариева - халык артисты!

Шулай ук, Вадим Захаров та, Эльмира Кәлимуллина да. Котлыйбызмы?

Айгөл Бариева - халык артисты!
Айгөл Бариева - халык артисты!
26 апрель көнне Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Вәис Бәйрәмов, Айгөл Бариева, Равил Галиевка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелгән.

"Бу олы лаеклы исемне алуымны мин Әтиемә багышлыйм. Ул аны 30 ел элек үлгән елында алырга тиеш булган, ләкин өлгермәде. Китеп барды. Әтиемне күмгәндә аңа сүз бирдем - Бариевлар гаиләсенә бу олы исемне алырга тырышырмын дидем. 30 ел бу нәзерне, теләкне тормышка ашырыр өчен бик тырыштым", - дип язган Айгөл Бариева.

Русиянең һәр тарафында, шулай ук, Башкортстанда да бу җырчыларны яратып тыңлыйлар, кочак җәеп каршы алалар. Бу исемгә алар чыннан да лаек. Котлыйбыз!

фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: