+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мин әллә кеше үтергәнме?.."

Илмира Нәгыймова елый-елый ниләр сөйли?

"Мин әллә кеше үтергәнме?.."
"Мин әллә кеше үтергәнме?.."
Илмира Нәгыймова социаль челтәрдә төшенкелеккә бирелгән чагын күрсәтте. Ул, күз яшьләре белән интернет аша начар сүзләр язучыларыннан котылырга теләвен, бүтән бер интервьюга да бармаска карар кылуын җиткерде.

«Дуслар, сезнең белән бүлешәсем килә. Интервьюларга йөрим, соңгы интервью «Сөйләшергә кирәк» дигән тапшыру иде. Бер атна элек кенә чыктымы соң ул. Әлбәттә, иң күп караулар минеке. Мине шуның өчен генә чакыралардыр инде, карау, рейтинг күтәрү өчен. Иң күп комментарийлар да миндә. Алла, кереп, эчләрендә нәрсә бар, шуны язарга кешенең вакыты шул кадәр күп икән. Кешегә нинди начарлык эшләгәнемне мин аңламыйм. Ничек шулай кеше баласына язып була? Мин кеше үтергәнме соң? Бер аерылуым белән… Шул хәтле негатив кешедә.

Мин бүгеннән бер интервьюга да бармаска карар кылдым, чөнки һаман шул ук бер сорау, һаман бер балык башын чәйниләр. Ә мин гади кеше, ничек бар шулай җавап бирәм – бәлки хатам да шулдыр", - ди ул һәм Руслан яклыларны үзенең битеннән китүен үтенә.
 


 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: