+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Барыбызның да яраткан актрисасы ул!

Кичә Башкортстанның Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова алтын юбилеен Зөлфәт Хәкимнең “Мәхәббәт тозагы” спектакле белән билгеләде.

Барыбызның да яраткан актрисасы ул!
Барыбызның да яраткан актрисасы ул!

Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.

Резида Зарипова - тамашачы сөюен һәм театр җәмәгатьчелегенең ихтирамын яулаган, театрны үстерүгә зур хезмәт салган, берсеннән-берсе матур рольләр иҗат иткән актриса. Аңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау юлламасын республиканың мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин укып ишеттерде. Ринат Рәшит улы мәдәният министрлыгының да котлауларын җиткерде һәм актрисага күп матур теләкләр теләде.

Юбилярны Дәүләт җыелышы-Корылтайның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Заһир Хәкимов тәбрикләде һәм Корылтайның Рәхмәт хатын тапшырды.

Театр әһелләре берлеге рәисе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Әхтәм Әбүшахманов Резида Фидай кызын Станиславскийның көмеш медале белән бүләкләде.

Арытаба актрисаны хезмәттәшләре - Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Туймазы татар дәүләт драма театры, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары котлады.

Спектакльдән соң юбилярны театрның директоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин тәбрикләде һәм бүләк бирде. Шулай ук, Фирзәт Фәрид улы актрисага Караидел муниципаль районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Булатов исеменнән кайнар сәламнәрне һәм чәчәкләр гөлләмәсен дә тапшырды.
Тантана ахырында, актрисаны “Нур” театры буенча хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары, тамашачылар котлады.

Резида Зарипова тамашачыларга үзе иң яраткан - Флёра Шәрипова һәм Гүзәлия иҗат иткән җырны башкарып сөендерде.

Без дә яраткан актрисабызны ихлас тәбриклибез һәм иҗади уңышлар телибез.

Фото: "Нур" театрыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: